Чүпрәледә Айдар Газимовның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды
Дәүләт бүләген тапшыру район Башкарма комитетында узды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдар Газимовның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды. Дәүләт бүләген тапшыру район Башкарма комитетында узды.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм Чүпрәле һәм Буа районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин Айдарның батырлык үрнәге булуын билгеләп үттеләр.
"Хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Айдарның даны мәңгелек!”, диде Марат Гафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев