Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ветераннары, укучылар үз куллары белән 9 майга веноклар ясыйлар

Мәктәп укучылары, приютта тәрбияләнүчеләр һәм ветераннар көче белән Кызыл Йолдыз рәвешендә өч венок ясалачак, аларны алар 9 майда район үзәгендә Мәңгелек утка куячаклар.

Чыршы ботаклары, гофрирланган кәгазь, бәйләү өчен махсус җепләр, һәм әлбәттә зур теләк... Ветераннар Советының Чүпрәле районы җирле бүлегендә үз куллары белән  9 майга хәрби батырлык символы-венок ясарга булганнар. 
Ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина сүзләренчә, элек бар нәрсә дә кулдан эшләнгән. 
- Безнең мәктәптә хезмәт предметы бар иде, хәзер ул "технология" дип атала. Хәтерлим әле, без, кызлар төрле төстәге кәгазьләрдән чәчәкләр кисеп, малайлар венок өчен каркаслар ясый идек. Ә 9 Май-Җиңү көнендә без ул венокларны һәйкәлләргә һәм Мәңгелек утка куяр өчен  зур горурлык хисе  белән алып бара идек-дип сөйли Роза Насыйбуллина.- Ул бит әле  венок ясау  генә түгел, ә үсеп килүче буында Җиңү көнен бәйрәм итүнең, рухи-патриотик традицияләр кыйммәтен тәрбияләү дә булып тора, бүгенге көндә бу  бик мөһим.
Ветераннар  мәктәп укучыларын үзләренә мастер-класска чакырганнар, шулай ук  «Җылы йорт»приютында да әлеге венокларны ясау буенча дәресләр үткәрергә җыеналар.
Мәктәп укучылары, приютта тәрбияләнүчеләр һәм ветераннар көче белән Кызыл Йолдыз рәвешендә өч  венок ясалачак, аларны алар 9 майда район үзәгендә Мәңгелек утка куячаклар.
- Безгә хәрби батырлык символын үз кулларыбыз белән ясау бик ошады.  Җиңү көнендә без сугыштан гаиләләренә әйләнеп кайтмаган солдатларны искә алабыз. Җиңүне бүләк иткән һәм безгә тынычлык һәм матур язларны булдырган бабаларыбызга хөрмәт билгесе дә бу, - дип  билгеләп үтәләр мәктәп укучылары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев