Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Татар Бизнәсе авылы мәчетенең тирә-ягы нурга күмелде

Авыл мәчетен архитектура утлары белән яктырту эше “Нурлы ислам” проекты кысаларында башкарылган.

Бу  көннәрдә Чүпрәле Татар Бизнәсе авылы халкының сөенече бик зур. Авыл уртасындагы Аллаһ  йортыннан хәзер бар яклап нурлар балкый. Якынлашып килүче Рамазан ае алдыннан, Тәравих намазы укырга килүче авыл агайлары, аксакаллары өчен, әлбәттә, бик олы бүләк буларак кабул итәргә кирәк әлеге изге гамәлне. Әлеге изге гамәлне тормышка ашыручылар исә, бизнәлеләрнең авылдашы,  якташыбыз, озак еллар "18 нче номерлы үзәк шәһәр клиника хастаханәсе" сәламәтлек саклау муниципаль учреждениесе баш табибы вазифасын башкарган, Сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы Рөстәм Бакиров һәм аның ярдәмчесе, шулай ук, Татар Бизнәсе авылында туып, үскән Фәнис Айсин.

Авыл мәчетен архитектура утлары белән яктырту эше “Нурлы ислам” проекты  кысаларында башкарылган. Әлеге проектның авторлары Федерация Советы каршындагы Яшь закон чыгаручылар палатасы әгъзасы Ринат Исламов һәм психолог Зөлфәт Зарипов. Утлар нигездә мөселман динендә күркәм саналган яшел һәм ак төсләрне үз эченә ала. Проект авторлары әйтүенчә, авылдагы мәчетләрне яктырту теләге белән эшмәкәрләр, иганәчеләр, игелекле шәхесләр үзләре чыга, алар исә мәчетләргә килеп утлар куеп китә.

 –Проектыбыз Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан хупланып, эшли башлады. Аның турында ВКонтакте челтәрендәге төркемебездә дә мәгълүматлар бар. Проект кысаларында якты утлар белән балкыган Татар Бизнәсе авылы мәчете республикада 14нче мәчет булып санала. Безнең максат–мәчетләргә төнге тормышны бүләк итү, халкыбызны исламга, мәчетләргә тарту, авылларны яраттыру. Моннан тыш, без утлар куелган мәчетнең рәсемен шамаил итеп бүләккә ясыйбыз, мәчет тарихын өч телдә язып, аны QR-код  итеп шушы шамаилга кертәбез. Татар Бизнәсе авылы мәчетнең тирә-ягын да нурга күмәргә кирәк дигән фикер белән безгә Рөстәм Бакиров мөрәҗәгать итте. Нәтиҗә сезнең каршыда! Гомумән кешеләр бик сөенеп,яратып кабул итәләр әлеге яңалыкны,-ди Ринат Исламов.

Якташыбыз Рөстәм Бакиров исә "Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык" дигән гыйбарәне искә төшереп: “Хәзер исә төннәрен авылыбыздагы Аллаһ йорты әллә кайдан ук күренеп төрле төсләр белән балкып, нурланып торачак. Авылыбызның мәчете һәрвакыт шулай балкып торсын  һәм халкыбызны үзенә чакырып, берләштереп торсын иде ”,-дигән теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев