Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында «Бердәм челтәр стандарты» партия проекты кысаларында семинар узды

Семинарның төп бурычы партиянең «Бердәм челтәр стандарты» проекты белән танышу булды.

Бүген “Бердәм Россия” партиясе Чүпрәле бүлекчәсендә семинар узды. Семинар эшендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, җирле бүлекчәнең башкарма секретаре Илдар Каюмов, беренчел бүлекчә секретарьлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Семинарда Алексей Ярухин «Ил тормышында партиянең роле турында» доклады белән чыгыш ясады. Семинарның төп бурычы партиянең «Бердәм челтәр стандарты» проекты белән танышу булды.

Проект яңа форматта эшләргә әзер актив секретарьларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кадрлар конкурсы узачак. Семинарда катнашучылар «Бердәм Россия» партиясенең Удмурд Республикасында гамәлгә ашырылган  пилот проектының  методик фильмын карадылар.

Реклама

Чара барышында  активистларны партия рәтләренә җәлеп итү һәм 2024 елда булачак сайлауларга әзерлек, партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьларының эшен оптимальләштерү кебек берничә мөһим мәсьәлә дә каралды.

Семинарда катнашучылар яңа форматта эшләргә, беренчел бүлекчәләрдә партия эшен камилләштерергә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Секретарьларны кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде. Чарада, шулай ук, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисковка партия билеты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев