Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Раштуа бәйрәме белән котлады

Марат Гафаров Чуваш Чүпрәлесе авылы чиркәвендә Раштуа гыйбадәтендә катнашты.

Бүген православие динен тотучылар дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа билгеләнә.

Райондагы барлык гыйбәдәтханәләрдә әлеге уңайдан тантаналы чаралар узды. Чуваш Чүпрәлесе авылы чиркәвендә Раштуа гыйбадәтендә Марат Гафаров та катнашты.

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы православие дине вәкилләре белән очрашып, изге теләкләрен җиткерде.

– Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди.

Чүпрәлеләр, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, тормышыбыздагы югары-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный, җирдә тынычлык, татулык хакына тугры хезмәт итү, дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, динара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. Яңа ел һәркайсыбыз өчен файдалы һәм игелекле эшләргә бай ел булыр.

Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев