Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы бала тудыру йортында 2023 елда туган беренче сабыйны хөрмәтләделәр

Бүген, Түбән Каракитә авылында яшәүче Сирачетдиновлар гаиләсендә куанычлы вакыйга: Гөлназны бала тудыру йортыннан сабые белән өенә кайтарып җибәрделәр.

2023 елның беренче баласы Чүпрәле районында 2 гыйнварда 16.00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә аваз салды.

2023 елның беренче сабые– малай булды. Бала 3870 грамм авырлык һәм 54 сантиметр озынлыкта туган. Әти - әнисе аңа Гадел исемен биргәннәр.  Сабый–Гөлназ һәм Фәнил Сирачетдиновлар гаиләсендә икенче бала. Беренче балалалары да малай, аңа 1,6 ай.

Бүген, 2023 елның 7 гыйнварында, әни белән баланы туганнары, якыннары каршы алды.

Татаналы чыгарылышка гаиләне котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров килде. Марат Ринат улы сабыйга исәнлек, яңа елда туган беренче бала буларак һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә беренче булуын теләде.

- Гаиләдә бала туу-зур шатлык. Сабыйның әти-әнисе мәхәббәтендә, тату гаиләдә үсүен телим. Ул әти-әнисенең, Ватанының лаеклы улы булыр дип ышанып калам, - диде район башлыгы.

Реклама

Марат Гафаров сабыйның беренче документын–туу турында таныклык, котлавын, шулай ук бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

– Яңа елны без тормыш иптәшем, кайнанам белән өйдә каршыларга өлгердек. Баланың яңа елда туачагын билгеле иде, ләкин елның беренче булып туачагын көтмәдек. Табиблар ярдәмендә барысы да уңышлы булды. Бала тудыру бүлеге табибларына, шәфкать туташларына профессиональлекләре өчен рәхмәтлебез, - дип хисләре белән уртаклашты әни кеше.

Бәхетле әти-әнине әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга Чүпрәле район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Иосиф Кукушкин, табиб-акушер Лилия Нәүметова, шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да килгән иде.

Сирачетдиновларга барысы да нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев