Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровның Ураза гаете белән котлавы

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

 

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Рамазан аенда без уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, берберебезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.

Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлексаулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев