Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре ике атналык ялдан соң махсус хәрби операция зонасына киттеләр

Чүпрәле егетләре ялга кайтуларын дәвам итәләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге яллар Россия Президенты карары белән гамәлгә ашырыла.

Чүпрәле хәрбиләренед ике атналык ялы тәмамланды. Бүген алар яңадан  махсус хәрби операция зонасына юл тоттылар. Базар территориясендә аларны туганнары һәм дуслары, шулай ук, район башлыгы Марат Гафаров,  район администрациясе вәкилләре озатып йөрде.
 "Махсус операцияне эш буларак кабул итәм. Ял иттек, хәзер тагын кайтырга барырга, чөнки безне анда бөтен Татарстаннан иптәшләр, дуслар көтә», – ди Иске Шәйморза авылыннан хәрби хезмәткәр. Ул туганнарын дәртләндерер өчен тыныч булырга тырыша.
"Барысы да яхшы булыр дип ышанам. Без алар өчен көн саен дога кылабыз», – ди Зур Чынлы авылыннан мобилизацияләнгән 22 яшьлек гегтнең әнисе. 
Хәрбиләр җиңү турында ышаныч белән сөйлиләр, район халкына гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр.
"Без-бер зур гаилә, без-бер команда. Без сугышчыларыбызга ярдәм итүебезне һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуыбызны дәвам итәчәкбез», — дип билгеләп үтте Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәр сугышчының кулын кысып һәм алар сораган кирәкле әйберләрне юлга тапшырып.

Чүпрәле егетләре ялга кайтуларын дәвам итәләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге яллар Россия Президенты карары белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев