Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров һәм хуҗалык коллективы авыл халкын ифтарга җыйды

Кечечынлылылар бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды.

Ифтар – Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлылыкка, бердәмлелеккә дә бер мисал ул.
Матур гадәт буенча Кече Чынлы авылында "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров һәм хуҗалык коллективы авыл халкын ифтарга чакырды.
Мәҗлес "Ихлас" мәчетендә узды. Чара район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия абыстай Шәрәфетдинова катнашында узды.
Кечечынлылылар бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды.
Тоткан уразалар кабул булсын! Киләчәгебез дә шушы сый-нигъмәтле өстәлләр сыман бай булсын, дини кардәшләребез саны тагын да артсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев