Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр кышны озатты

Бүген Чүпрәле район халкы "Кышны озату" бәйрәменең шаһиты булдылар. Әйтергә кирәк, һәр елны әлеге бәйрәмне үткәрү инде районыбызда күркәм традициягә дә әверелде.

Чарага килгән халык район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамашаны күзәтте. Бергә һәм бердәм булып салкын кышны озатты , якты язны чакырды, мул уңышлар, аның зур шатлыклар белән килүен теләде.

Кыш озату җыр-биюләр һәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булып саламнан ясалган карачкыны яндыру торды. Борынгы ышанулар буенча, карачкыдан калган көл җил белән таралып мул уңыш һәм бәхет алып килә.

Реклама

Әлбәттә, язны каршылау бәйрәме коймаксыз үтми. Район кулланучылар җәмгыяте пешекчеләре мәйданчыларны тәмле коймак hәм камыр ризыклары белән сыйлады, шашлык hәм башка ризыкларын да тәкъдим итте.

Бу көнне, шулай ук, район үзәгендә сәүдә ярминкәсе эшләде . Район халкы якынлашып килүче 8 Март-Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан якыннарына бүләкләр барлады. Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: традиции