Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Чиста су” программасы хәрәкәттә

Россия Федерациясенең шушы исем астындагы озак сроклы дәүләт программасы 2009 елдан бирле эшләп килә.

Аның нигезендә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан "2009-2015 елларда Татарстан Республикасының коммуналь комплексындагы суүткәргеч-канализация хуҗалыкларын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы гамәлгә кертелде. Үткән ел шушы программа буенча районга 10 миллион сум акча бирелгән иде һәм ул Кече Чынлы авылын су белән тәэмин итү максатыннан проектланган эшләр өчен тотылды. "Чиста су" программасы быел да дәвам итәчәк. "Районга янә бирелгән 10 миллион сум акчаның бер өлеше Кече Чынлы авылындагы эшләр өчен каралса, калган өлеше район үзәгендәге "Дачный" поселогында суүткәргеч төзү өчен тотылачак",- ди муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Юрий Шуркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чиста су” программасы