Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шәфкатьле булыйк!

Шәфкатьлелек!.. Бу сүзнең мәгънәсе күп кырлы. Монда кешелекнең намуслыгы, мәрхәмәтлелеге, ягымлылыгы, киң күңеллелек сыйфатлары үзләренең хезмәтләрендә, гаиләләрендә, җәмәгатьчелектә һәрдаим чагылып торырга тиеш.

Безнең илебездә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек акцияләре шактый. Мәсәлән, олыларны хөрмәтләп "Өлкәннәр көне" игълан итү. Бу көннәрдә аеруча олыларга шәфкатьлелек кылу, өйләренә бару, хәлләрен белү кебек күркәм эшләр башкарыла. Мондый мәрхәмәтлелек өлкәннәргә гел күрсәтелеп тора.

Безнең мәктәбебездә дә мондый акцияләр еш үткәрелә. Мәсәлән, бу атна "Мәрхәмәтлелек атнасы" (""Весенняя неделя добра-2012") дип игълан ителгән иде. Бу акциянең программасы белән мәктәп директоры Җаббаров Иршат Нургали улы таныштырды. Шушы программадан чыгып әлеге акция дәвамында мәктәптә бик күп эш башкарылды: Илһамия Мөһитова җитәкчелегендә мәктәп китапханәсендә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Таушалган китапларны барлап, укучылар, аларны рәтләдлеләр. Бу чарада барлык сыйныфлар да актив катнашты. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре "Яхшылык һәм явызлык", "Нәрсә соң ул яхшылык?", "Яхшылык кыл" кебек темаларга караган сыйныф сәгатьләре үткәрделәр."Мәрхәмәтлелек " сүзе үзе үк мәрхәмәт кылу, яхшылык эшләү, бер-береңә, олыларга ярдәм күрсәтү кебек эшләрне күздә тота. Атна дәвамында мәктәптә "экологик марафон" оештырылды. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Зөмәрә Ибәтова белән берлектә БВС ветераннарына, ялгыз әби-бабайларга үзләренең ярдәмнәрен күрсәттеләр. Аларның өй тирәләрен җыештырып, бакча эшләрендә дә актив катнаштылар. Шуны да әйтеп үтәсе килә: мәктәп күләмендә үткәрелгән өмәләрдә дә безнең укучылар бик теләп һәм һәр эшкә дә җитди якын килеп катнаштылар. Бу эшләрдән укытучылар, дирекция дә читтә калмады. Укытучылар һәм укучылар белән берлектә Җиңү паркы, чишмәләр, Мостай елгасы тирәләре, мәктәп территориясе чистартылды.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мондый акцияләрдә катнашкач, күңелебездә намуслылык, ягымлылык, киң күңеллелек, кеше хәлен аңлап, ярдәм итү кебек кешелекнең иң күркәм сыйфатлары тәрбияләнә һәм пакьләнеп китә, гел кешегә шулай шәфкатьлелек кылып кына торасы килә. Бердәмлектә-көч! Бергә булган вакытта, күмәк эш башкарган вакытта гына без көтелгән нәтиҗәләргә килеп, хезмәтебезнең җимешен татый алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту айлыгы