Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бөек Ватан сугышына Иске Шәйморза авылыннан 902 кеше киткән

Сугыш - ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим, аналарны тол калдырган.

Мәскәү асты, Сталинград, Курск дугасы, Харьков өчен сугышлар... Бөек Ватан сугышында совет солдатлары зур батырлык үрнәге күрсәтеп, һаман алга барды. Кайда гына сугышмасыннар, туган иле, халкы өчен, беренче азат, бәхетле тормышыбыз, җир шарының тынычлыгы өчен дошманга каршы аяусыз көрәштеләр.

Илебездә батыр сугышчылар истәлегенә салынган һәйкәлләр шактый. Безнең Иске Шәйморза авылы уртасында да Ватан сугышы батырларына багышлап һәйкәл салынган. Һәр елның май аенда шул һәйкәл алдында туган җирләре өчен башларын яу кырларында салган батырларны искә алу митингы үткәрәбез. Иске Шәйморза авылыннан 902 кеше сугышка киткән. Күпме авылдашларыбыз туган туфракларын күрә алмадылар, алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада яши.

Реклама

8 май иртәсендә сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары, районнан килгән кунаклар һәм авылдашлар белән берлектә бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында канкойгыч сугышларда зур батырлыклар күрсәткән ветераннарны котлады. Ә батырларча һәлак булган, туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Шуннан соң мәктәп укучылары алдында ветераннар чыгыш ясадылар. Аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, "бәхетле балачак" биюен башкардылар.

Сугыш дәһшәтен исән-сау кичеп, күп кенә туганнарын, авылдашларын, дусларын яу кырларында калдырып кайткан ветераннар саны да елдан-ел кими. Алар җидәү генә калды. Бүген аларның безгә әйтер сүзләре күп. Тормышыбызда батырлык, ватанпәрвәрлек хисләре югалмасын иде. Ветераннарга саулыклы гомер, ныклы сәламәтлек, тынычлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май Җиңү бәйрәме