Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бөек Җиңү - кан-яшь, Ватанны сөю бәрабәренә яуланган бәйрәм!

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, мөхтәрәм райондашлар!

Күңелләрдә  горурлык һәм кайгы хисләрен берләштергән 9 Май – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә. 1945 елның мае бездән  78 елга  ерагайса да,  вакыт совет халкының тиңдәшсез батырлыгы  бөеклеген көчәйтә генә. 

Илебез  азатлыгы  гаять  зур  корбаннар бәрабәренә  яуланды.  Чүпрәле районыннан  фронтка  алынган  14000нән артык кешенең 7000гә якыны яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Хәзерге вакытта Җиңү  яулап исән-сау кайткан якташларыбызның һәм 1941-1945  елларда хәрби  хезмәттә булганнарның  берсе дә юк инде. Бары тик  129 тыл  ветераны, ирләре сугышта үлеп калган 39 тол хатын гына яши.  Алар  да  – Җиңүгә   зур өлеш  керткән буын  вәкилләре. 5 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелү, 2 якташыбызның Дан орденнарының тулы кавалеры булуы – безнең олы горурлыгыбыз.

Барыбыз да изге  яуда катнашканнарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш  чоры балаларының  тиңдәшсез каһарманлыгы алдында  баш  иябез,  киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүләре өчен чиксез рәхмәт әйтәбез. Сугыштан  соңгы  авыр  елларда кыска  вакыт эчендә  илне торгызган, авыл хуҗалыгын  аякка бастырган, икътисадны ныгыткан буынның фидакарьлеге  сөйләп аңлатылмас – ул үлемсез!.

Реклама

 Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында ятып калган каһарманнарыбыз турында якты истәлекләрне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәткән ветераннарга мәңге ихтирамлы булып яшәргә бурычлыбыз. Күпме генә еллар узса да, совет гаскәрләре фашизмны тар-мар иткән әлеге елларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Бу көнне без балаларыбыз, оныкларыбызның тыныч киләчәге өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Ватаныбыз азатлыгы хакына гомерләрен һәм сәламәтлекләрен аямыйча көрәшеп, исемнәрен данга күмгән якташларыбыз турындагы хәтер мәңгелек!

 Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен! Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телим!

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев