Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Билетлар сатыла башлаган

2013 елда башкалабыз Казан шәһәрендә үтәчәк Универсиадага әзерләнү эшләре тулы куәтенә бара. Төзелеш эшләре, уенны ачу чаралары, волонтерларны әзерләү белән беррәттән, бүгенге көндә билетлар сатуга да зур игътибар бирелә. Гомумән алганда, уеннар ачылышы-ябылышы чараларына һәм ярышларына 1 млн. 260 мең данә билет сату планлаштырылган.

Әлеге хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта "Казан-2013" Башкарма дирекциясе" оешмасының генераль директоры урынбасары - 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу һәм ябу чараларын башкару директоры Игорь Сивов әйтеп үтте.

Универсиада билетлары инде 6 июльдә ук сатуга куелды. Беренче билетлар уенның ачылу тантанасын карау өчен билгеләнде. Ә менә октябрь аеннан спорт ярышларына да билет сатыла башлады. Ачылыш тантанасына билетлар 750 сумнан 6000 сумга кадәр (бәя урыннарның кая туры килүенә бәйле: VIP+ зонасынд

а - 6 мең сум, VIP зонасында - 4 мең сум, А -1,8 мең сум, В - 1,6 мең сум, С - 1,2 мең сум, Д - 1 мең сум, Е - 750 сум), ярышларга - 30 сумнан 300 сумга кадәр. Соңгысы исә ярышларның төренә (мәсәлән, шахматка - 30 сум) һәм этапларына да бәйле (әйтик, ярымфинал белән финалга кадәр билет 100 сум, аннары 1 мең сумга кадәр булырга мөмкин).

Билетларны кассалардан (оффлайн режим дип атала) һәм kazan2013.ru сайтында онлайн режим аша да алып булачак. Беренчесе исә, киләсе елның 1 январеннан гамәлдә булачак.

Реклама

Игорь Сивов әйтүенчә, сатып алучы өчен иң отышлысы - электрон билет, чөнки аны юллап һәм чират торып аласы түгел (ул электрон адрес буенча килә), ул югалмый, билет бәясенә дә сервислар суммасы керми, ягъни урын өчен генә түлисең булып чыга.

Илкүләм билет операторларыннан булган "Кассир.ру" ЯАҖнең билет проектлары буенча директоры Мария Тимофеева бүгенге көнгә 5 млн. сумнан артыклык 4 мең тирәсе билет сатылган дип белдерде.

Тамашачыларга һәрбер ярыш алдыннан мультимедиа спорт шоу-тамашасы күрсәтеләчәк.

Бер сүз белән әйткәндә, киләсе елда илкүләм мөһим һәм тарихта эз калдырырлык чара үтәчәк. Аны тамаша кылуга әзер булып торыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013