Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ветераннар “Акчарлак”та кунакта

4 июльдә Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан "Акчарлак" ял итү һәм сәламәтләндерү лагеры балаларны икенче сменага кабул итеп алды. Икенче сменада дүрт отрядка берләшеп 54 бала ял итә һәм үзенең сәламәтлеген ныгыта.

10 июль көнне район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов җитәкчелегендә район ветераннары "Акчарлак" лагерына балалар янына кунакка килделәр. Ветераннар белән без лагерь эченә кергәндә өлкән вожатый Людмила Кочурова, вожатыйлар Кристина Гаврилова, Мария Ефимова, Геннадий Шингарев, Назлыгөл Исхакова җитәкчелегендә балалар көндәлек лагерь тормышында кайныйлар иде. Әйтергә кирәк, лагерьда балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итү өчен барлык шартлар да тудырылган, көннең һәр минуты, сәгате төгәл бүленеп, төрле чараларга багышланган. Балалар, әлбәттә, өлкәннәрнең килүләренә шат иделәр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә лагерь тормышының кызыклыгын, үзләренең канәгатьлекләре турында сөйләделәр. Аннан соң ветераннар лагерьда балаларның йоклау бүлмәләре, медицина пункты, төрле уеннар, кичәләр үткәрү урыннары белән таныштылар. Район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов балалар алдында чыгыш ясап, ветераннарның һәрберсе белән аерым-аерым таныштырганнан соң, бүләк буларак концерт номерларын тәкъдим итте. Ветераннар хоры балалар алдында Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән, шулай ук, татар халык җырларын да башкардылар. Әлбәттә, балалар үзләре дә җавапсыз калмадылар, өлкәннәр игътибарына үзләренең кечкенә генә концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр балалар концертын тамаша кылып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Концерт ахырында район мәгариф бүлеге белгече Резидә Мөдәррисова шундый күңелле, балаларның хәтерләрендә уелып калырлык очрашу оештырганнары өчен өлкәннәргә, район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлаловка олы рәхмәтләрен җиткерде. -Яшь буынга сез, өлкәннәрдән күп нәрсәне үрнәк итеп алырлык. Киләсе җәйләрдә дә исән-имин сезнең белән кабат очрашырга язсын,-диде.

Реклама

Очрашу балалар һәм ветераннарның бергәләп истәлеккә фотога төшүләре белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар җәе 2013