Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Беренче карлыгачлар

23 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә I Бөтенроссия "Җанлы классика" әдәби конкурсы булып үтте.

Әлеге чарада районара конкурста җиңү яулаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Альмира Вәлиәхмәтова, Динә Әхсәнова (җитәкчеләре рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Нәфиева) һәм Яңа Уби төп мәктәбе укучысы Эльза Краснова катнаштылар. Конкурста катнашучылардан рус әдәбиятенең, бөек язучылар әсәрләренең гүзәллеген, бөеклеген күрсәтеп бирә алу таләп ителде. Мондый төр конкурста укучыларның беренче катнашулары гына әле. Шулай булуга да карамастан, алар уңышлы чыгыш ясап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр һәм электрон китаплар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс