Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бер чиләк юынтык су өчен 2000 сум штраф түлисе

Әйе, административ комиссия шаяртырга яратмый. Монда закон бозучылар белән күзгә- күз карашып катгый сөйләшәләр. Районыбызның чиста һәм төзек булуын телмәгән кеше юктыр. Әмма аның өчен күпмедер көч куярга, үзеңнең культуралы булуыңны күрсәтергә һәм район территориясен пычранудан саклау өчен элементар кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Кыскасы шул, рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп- чар ташламаска, юынтык суларны урамга түкмәскә һ. б. Иң мөһиме, үз территорияңдә чисталык һәм тәртип сакларга кирәк. Күз алдына китерегез, төзекләндерү кагыйдәләрен барыбыз да үтәсә, әйлән- тирә мохитыбыз ничек яхшырыр иде? Кызганычка каршы, моңа җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирмибез шул. Санитар чисталыкны тәэмин итү буенча районның административ комиссиясе членнары тарафыннан рейдлар бик еш үткәрелеп тора. Кагыйдә бозучыларга бөркетмәләр тутырыла, штрафлар түләнә.11 февральдә үткән районның чираттагы административ комиссиясе утырышына Иске Элмәле һәм Кече Чынлы авылларыннан шәхси тугыз йортның хуҗасы чакырылган иде. Ник, дисезме? Әлбәттә, мондый утырышка кунакка чакырмыйлар. Әлеге авыл кешеләре Татарстан Республикасы Административ кодексының 3.6 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча җавапка тартылганнар. Икенче төрле әйткәндә, рөхсәт ителмәгән урынга үз кирәк- яракларын өеп куйганнар, урамга юынтык суларын түккәннәр. Комиссия каршында җавап тотканда аларның һәркайсы диярлек: "Нигә әле мине генә күрәләр, башка авылдашлар белән дә шушы ук хәл бит",- дип акланырга маташа. Тискәре, "кара" эшне үрнәк итеп алу үзе үк шәхеснең түбән дәрәҗәдә булуын раслый түгелме? "Мондый тенденциягә юл куярга ярамый. Күршем законга хыянәт итә икән, димәк миңа да ярый, күрмәсләр, белмәсләр әле, дип уйлаучылар бар. Ахыр чиктә инде аларны җавапка тартырга туры килә. ,"- ди комиссия башлыгы урынбасары Айрат Җәлалов. Бу утырышта да административ хокук бозучыларга икешәр мең сум штраф бирделәр. Әле монысы минималь. Анысын да вакытында түләмәсәң, эшнең тагын да катлаулануы ихтимал. Шулай җәмәгать, кыш көнне "гөнаһыбызны" кар күмәр әле дисәк тә, тирә- юнебезне, урамнарны чиста тотыйк! Әйләнә- тирә мохитны саклап, барлык авылларның да төзеклегенә, чисталыгына ирешсәк экологиябез дә, сулар һавабыз да чистарыр иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар административ комиссия утырышы