Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бер-береңә кирәк һәм терәк булып...

Тарих битләренә күз салсак, XIX гасыр урталарында матди мөмкинлекләре булган җәмәгатьчелекнең киң катламы гаиләләрендә юбилейлы елларын билгеләп үтүне гадәткә кертә. Соңгы елларда бу традиция тормышыбызда киңрәк урын ала бара.

Гаилә көне кысаларында район мәдәнияте йортында районыбызның ихтирамга лаек гаиләләрен хөрмәтләделәр. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова сәхнәгә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Әдия һәм Нургали Җәлаловларны, Мөсфирә һәм Минзаһид Айзятовларны чакырды. Аларны котларга дип сәхнәгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов күтәрелде.

Реклама

-Сезнең тормыш юлыгыз һәркемгә үрнәк, гомере буе куйган намуслы хезмәтегез өчен баш иябез. Киләчәктә бәхетле картлык үрендә балалар игелеге, оныклар шатлыгы кичерергә язсын,-диде ул юбилярларны котлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын һәм брилииант туйлар