Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район күләмендә күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе-район үзәгендәге ял паркында балалар өчен спорт-уен мәйдачанлыгы ачу иде.

Хәер, биредә моңарчы да балалар уйнасын өчен мөмкинлекләр тудырылган иде, югыйсә. Шулай да быел мәйданчыктагы уен корылмалары янә яңартылды. Һәм бу соңгысы булмаячак әле, диде район башлыгы Александр Шадриков. 1 июнь иртәсен ул әнә шулай паркка җыелган балалар белән очрашудан башлады.

-Биредәге мәйданчыкны тагын да киңәйтергә исәп тотабыз, ял итү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылачак-, диде ул балаларны бәйрәм белән котлап.

Реклама

Район башлыгы балаларның асфальтка ясалган рәсемнәрен кызыксынып карап йөрде. Андагы зур итеп ясалган кояш, чәчәк, машиналар сурәтеннән чыгып, киләчәкләренең якты һәм хыялларының чынга ашуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июньХалыкара Балаларны яклау көне