Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бәйгедә иң-иңнәр көч сынашты

22 февраль көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында "Мастер-класс" бәйгесе үтте.

Үткән еллардан аермалы буларак (анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына катнаша иде), биредә татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Миләүшә Фәтхуллина, Иске Ишле урта мәктәбеннән Гүзәл Аббазова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Нәзимә Кәримова, чуваш теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре: Яңа Уби төп мәктәбеннән Людмила Ярухина, Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән Галина Сандиярова, Матак урта мәктәбеннән Марина Ермолаева көч сынашты.

Әйтергә кирәк, тел укытучылары бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Моны "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" темасы буенча ясалган презентацияләрнең һәм видеороликларның сыйфатлы һәм эчтәлекле булуы, мәктәп тормышын ачып бирү алымнарының төрлелеге дә ачык раслады. Бәйгенең икенче өлешендә исә конкурсантларын тамашачылар һәм жюри хөкеменә "Ничек итеп матурлыкны табарга?", "Сердән авыр нәрсә юк", "Юмор" кебек темаларга карата мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Биредә дә мөгаллимәләр сынатмады. Әлеге биремне аларның һәркайсы үз алымнарын, презентацияләр кулланып уңышлы башкарып чыкты. Бәйгенең өченче биреме-"Минем методик табышларым" темасы буенча эссе әзерләү. Әлеге бирем буенча да тел укытучыларының чыгышлары кызыклы һәм үзенчәлекле иде.

Реклама

Бәйге нәтиҗәләре буенча Нәзимә Кәримова һәм Марина Ермолаева-I, Гүзәл Аббазова һәм Галина Сандиярова-II, Миләүшә Фәтхуллина һәм Людмила Ярухина III урыннарны бүлештеләр.

Бәйгегә йомгак ясап, район мәгариф бүлегеннән Светлана Антипова җиңүчеләргә (рәсемдә) Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф