Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Казан Сабантуенда Чүпрәле төсмере

Үткән атнаның шимбәсендә Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге Каенлык аланлыгында республика Сабантуе үтте.

Сабантуй бәйрәме Универсиада уеннары программасының аерылыгысыз бер өлеше итеп алдан ук каралган иде, шуңа да бәйрәмдә катнашучыларның дәрәҗәле кунаклары булып, нәкъ менә спортчылар, Универсиада вәкилләре, волонтерлар торды.

Бәйрәмдә Россия Федерациясе вице-премьеры һәм Россия Олимпия комитеты Президенты Александр Жуков, Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара Федерация студентлар спортының Президенты Клод-Луи Галльен катнашты.

Миили Сабантуй бәйрәмен Россиянең 55 регионында һәм 23 чит илдә билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлап, әлеге чараның Универсиада көннәрендә билгеләп үтелүе спортчыларга һәм кунакларга бүләк буларак эшләнүен билгеләп үтте.

Реклама

Кунаклар бәйрәм чарасына әзерләнгән муниципаль берәмлекләр өй аллары буйлап үттеләр һәм милли чараларда катнаштылар. Бу көнне бәйрәмнең 20 мәйданчыгында республикада яшәүче милләт вәкилләренең композицион программалары эшләде.

Шулар арасында аерым билгеләнеп үтүче мәйданчыкларның берсе -чүпрәлеләр өй алды иде. Биредә милли ризыклар, көнкүреш, йолалар барланды, шулай ук, агач эшкәртү осталары үз эшләнмәләрен күрсәтте, балчыктан сызгырткычлар ясау, Универсиада акчасы кою мөмкинлеге һәркемгә тәкъдим ителде. Иҗат коллективлары җыр-моң бүләк итте, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тормыш-көнкреш итүне тасвирладылар, район кулланучылар җәмгыяте казанлыларны һәм Универсиада кунакларын сый-нигъмәтләр, татар һәм чуваш милли ризыклары белән сыйлады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чүпрәлеләрнең бәйрәмгә әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын әйтеп үтте, Халыкара Федерация студентлар спортының Президенты Клод-Луи Галльен исә үзешчән сәнгать коллективларының, гомумән бәйрәмдә катншучыларның иҗатына соклануын белдерде. Бер сүз белән әйткәндә, өй алдында тәкъдим ителгән төрлелектән кунаклар канәгатьләнү хисләре кичерүләрен яшермәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй