Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Авыл җирлекләре башлыклары “Нива”да җилдерәчәк

Иске Шәйморза һәм Матак авылы җирлекләре башлыклары Илһам Бикчуров һәм Валерий Михайлов яңа "Нива" автомобильләре ачкычына ия булдылар.

Алар муниципаль берәмлекләр арасында республикада уздырылучы смотр-бәйгенең быелгы җиңүчеләре. Автомобиль ачкычларын башлыкларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

-Әлеге транспорт чаралары авыл җирлегенең мөһим мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәр, дип ышанам,-диде Президент.

Конкурста быел барлыгы 189 авыл җирлеге катнашты. Нәтиҗәләрне барлаганда авыл җирлегендәге халыкның шәхси чыгым үсеше, эре мөгезле терлекләр саны, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, торак йортлар төзү, үткәрелгән социаль-мәдәни һәм спорт чараларының саны исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлеге муниципаль берәмлеге