Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Атлар чаба туган ягымда

Атлар чабышын һәр Сабан туеның бизәге дип атыйбыз. Әмма быел ул Сабантуйда түгел, ә 12 июнь-Россия көне уңаеннан үткәрелде.

Күпмилләтле Чүпрәле районы һәрвакытта да район ярышларына кил-гән спортчыларны һәм җанатарларны ачык йөз, якты чырай, ипи һәм тоз белән каршы ала. Шуңа да ул көнне республикабызның Апас, Буа һәм Кайбыч районнарыннан тыш, күрше Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсеннән килүче кунаклар да күп иде.

-Россия көне уңаеннан мондый чара үткәрүебез аеруча әһәмиятле. Ватаныбызның киләчәктә дә чәчәк атуы, халыклар дуслыгының ныгуы хакына сезгә матур җиңүләр, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим,-диде ярышларны ачып, район башлыгы Александр Шадриков. Шомыршы делегациясенең җитәкчесе Валерий Фадеев та спортчыларны һәм мәйданга килгән җанатарларны бәйрәм белән ихлас котлады, мондый чараларның киләчәктә дә дәвам итүен теләде.

Реклама

Россия һәм Татарстан Гимнары яңгырый. Дәүләт аләмнәрен тоткан байкерлар чабышлар буласы мәйдан тирәли әйләнеп чыкканнан соң, ярыш аләме күтәрелә. Әлеге мактаулы миссияне төрле ярышларда катнашып, призлар яулаган, ат спорты ветераны Ирек Мөшәрәпов үти (рәсемдә). Аннан соң традиция буенча мәйдан тирәли юртак атларда куышып кыз белән егет әйләнде. Стартка иң беренче булып чиста токымлы атлар чыкты. Алар күп түгел-нибары өчәү генә. Мондый юртакларга карап кем сокланмас икән? Баскан җирләрендә биеп торалар. Старт бирелгәч тә: "Яхшырак карагыз әле җәмәгать, алар бит чапмый, алар оча",-дип куйды Ульяновскидан килгән баш хөкемдар Валерий Утриванов. 2100 метрлы дистанциядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп Ульян каласыннан килгән "Красотка" исемле юртак белән Юрий Исаков беренче булды. Эшче атлар арасында "Чүпрәле-Азык" агрофирмасының "Мрамор" кушаматлы чабышкысында Владимир Яковлевка тиңнәр булмады. Бишекле атлар арасында да ярыш киеренке узды. Аларны ике төркемгә-өч яшькә һәм аннан олырак яшьтәге атларга бүлеп ярыштырдылар. Беренче этапта үзенең "Формат" кушаматлы аты белән Ирек Мөшәрәпов берничә секундка гына Буа спортчысы Николай Макаровка оттырып, икенче урынга калды. Икенче этапта, ягъни өч яшьтән олырак чабышкылар арасында Буа егете Сергей Кузьмичев беренче килде, былтыргы район Сабан туенда чемпион калган "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы вәкиле Илсур Галимҗанов өченче урын белән чикләнде. Шуны да искәртик, әлеге чабышларда утызга якын спортчы катнашты. Баш хөкемдар Валерий Утривановның ярышларны бик гадел һәм төгәл кагыйдәләр белән алып баруы да фанатларга артык бәхәс кузгатырга урын калдырмады. Җиңүчеләрне район башлыгы Александр Шадриков белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Исламетдин Низамов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атлар чабышы