Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәмилә Айзәтова: «Мин алар белән горурланам»

Фәрит Айзәтов та, Раиль Хәйруллов та, Җәмилә ханым үзе дә безнең як кешеләре.

Раиль кызым Айсылу белән дуслашып йөргәндә үк “Зәңгәр беретлы” контрактчы икәнен белә идек. Украинада махсус операция башланганның беренче көннәреннән үк ул шушы территориягә җибәрелде. Беркүпмедән кайтты. Кайтуы да бер дә юкка түгел – яраларын дәвалау өчен генә булып чыкты. Сер түгел, кайбер иптәшләренең контракт хезмәте тулгач, бу хезмәтне дәвам иттермәячәкләре турында ишеткәч: “Әллә син дә контрактыңны өзәсеңме Раиль”,-дидем. Яшьләрне гел бергә булдырасы, бәхетле яшәтәсе килә бит. Тик ир-егетләр без, хатын-кызларча уйламый шул. Аларга гаиләсен генә түгел, Ватанны кайгырту да йөкләнгән. “Алай булмый инде, әни, мин хезмәтемнән дә баш тарта алмыйм, дусларымны да ярты юлда ташлый алмыйм”,-диде.

Раилебез, бөтен ир-егетләр, ил өчен ут йотып йөргән көннәрдә тормыш иптәшем Фәриткә дә әллә нәрсә булды – “Мин махсус операциягә үз теләгем белән китәм”, дигәләргә тотынды.  Янәсе, ул Чечняларны кичкән, мондый вакыйгаларда тәҗрибәсе зуррак. Юкса, өч балабыз бар бит... “Алмаслар сине”, дим, үзем карары ныклыгына ышанып та җитмим. Ә ул медицина комиссияләрен уңышлы гына узып чыкты да – үзе әйтмешли “кияве янына китте дә барды”. Хәзер икесеннән хәбәр көтәбез.

Күңелдә алар өчен курку хисе дә бар, әлбәттә. Сагынуыбыз турында сөйләмим дә. Шул ук вакытта алар белән горурлану хисе бөтен нәрсәдән өстен чыга. Курыкмадылар бит! Сайлау мөмкинлеге бар вакытта да – кулларына корал алып ил өчен көрәшне сайладылар. Кыюлар, батырлар, үз гомере өчен калтырап тормаганнарга гына хас бит инде бу!

Көтәбез. Сагынабыз. Һәм исән-имин кайтачакларына ышанабыз да. Бөтен әниләргә дә улларының махсус операциядән исән-имин кайтуларын күрүне телибез!

Реклама

Дәвам итеп

Фәрит Айзәтов та, Раиль Хәйруллов та, Җәмилә ханым үзе дә безнең як кешеләре. Фәрит Татар Бизнәсендә туып- үскән. Үсмер чагында колхоз кырларын комбайнда буйлаган, шофер булып эшләгән. Солдат шулпасын эчү аңа Чечня җирләрендә насыйп була. Үзе әйтмешли ул аннан күпне күреп, чыныгып кайта. Югары Каракитә авылы кызы Җәмилә белән өйләнешкәч исә алар Ульяновск шәһәрендә төпләнәләр.

Фәрит Айзәтовны өйдә ике кызы һәм өч яшьлек нәни улы да көтә.

Раиль Хәйруллов исә Югары Каракитә авылы егете. Эшчән гаиләдә үскән ул. Киләчәк тормышын Россия хәрби гаскәрләре белән бәйләгән. Ульяновск шәһәрендә урнашкан  хәрби бригадага контракт буенча хезмәткә килгән. 2020 елда алар Айсылу белән гаилә коралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X