Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

15 май –Халыкара Гаилә көне

Әлеге дата җәмгыятебездә гаилә кыйммәтенең мөһимлеген тагын бер мәртәбә искәртә. Безнең җирлектә дә пар канатлы ныклы гаиләләр бихисап күп. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Шуларның барысы хакында да район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова белән сөйләштек.

Альбина Ширалиевна, Гаилә көне уңаеннан үткән  елга да анализ ясыйк әле.  2022 елда  Чүпрәле районы халкы ничек яшәде: гаиләләр ничек булды, алар арттымы, кимедеме, сабыйлар күп тудымы, югалтулар нинди булды?

–2022 елда район ЗАГС бүлеге тарафыннан  524 (2021 елда–623) гражданлык хәле акты теркәлде.   Шуның:  туу турында–75 акт ( 2021 елда–72),  үлем турында–331 акт (2021 елда–468), никахлашу турында–72 акт (2021–65), аерылышу турында–29 акт (2021–45), әтисе булуны тану  турында–16 акт (2021–12),  исем үзгәртү турында– 1 акт (2021–6) теркәлде. Уллыкка  (кызлыкка) алу актлары  2022 елда булмады, 2021 елда  өчәү иде. Әйтергә кирәк, 2022 елда дөньяга килгән 75 сабыйның 36сы малайлар, 39ы кызлар. 2021 елда туган  72 баланың 33е малайлар, 39ы кызлар иде. Соңгы елларда шулай итеп, кызларның күбрәк тууы күзәтелә. Сабыйларга иң күп бирелүче исемнәр: Динә, Алинә, Ясминә, Камилә, Самира, Полина, Ангелина, Кәрим, Тимур, Камил, Нияз, Радмир, Матвей, Савелий, Никита.

Гаиләнең социаль тормышының мөһим күрсәткече булып  беренче һәм аннан соңгы балаларның тууы тора.  2022 ел нәтиҗәләре буенча  беренче булып  27 бала, икенче булып, 20 бала теркәлде, гаиләләрдә өченче булып, 22 сабый,  дүртенче һәм аннан да күбрәк булып,  6 сабый аваз салды.

Шунысы куанычлы, 2022 елда  үлем санының, аннан алдагы елларга караганда  29% ка кимүе күзәтелде. 2021 елда  ковид авыруы таралуы сәбәпче булды,  468 үлем очрагы теркәлде, ә 2022 елда 331 үлем акты теркәлде. Шуларның 47% (156) ир – атлар һәм 53% (175) хатын-кызлар.

Үткән елда теркәлгән никахлар саны 72не тәшкил итүе дә куанычлы, бу сан  2021 елга караганда  җидегә күбрәк булды.

–Өйләнешүчеләргә, аерылышучыларга тулырак тукталып үтик әле. Яшьләрнең гаилә төзү яше нинди? Аерылышулар ничә елдан соң теркәлә?

–Нинди генә катлаулы вакыйгалар булмасын, гаилә төзү җәмгыятьтә иң мөһим кыйммәтләрнең берсе булып кала.  Күзәтүләр буенча, ир-атлар арасында иң актив никах яше–24 тән  29 яшькә кадәр, кызлар арасында  20 дән 25 яшькә кадәр теркәлә. Мәхәббәткә яшь комачауламый, дигәндәй өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында да  никахлар рәсмиләштерүчеләр бар. Иң өлкән кәләш һәм кияүнең яше 66лар тирәсен тәшкил итә.

Үткән ел аерылышучылар санының  35% ка кимүе күзәтелде. 2021 елда 45 гаилә таркалса, узган ел 29 пар аерылышты. Уртак теләкләре нигезендә  ЗАГС бүлегендә шуларның 4%  аерылышты, калган 96%ы суд карары буенча таркалды.  2022 елда иң кыска гаилә тормышы 10 ай дәвам итте. Кызганыч, дүрт дистә ел бергә гомер иткәннән соң да, гаиләләр таркала.  иң озын никах 42 ел бергә яшәгәннән соң өзелде. Еш кына моңа сәбәпче булып, өйләнешүчеләрнең бер-берсен аңларга, бер-беренә юл куярга теләмәве, кичерә белү, сабырлык, түземлелек ише сыйфатларның җитенкерәмәве тора.

Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, рухи-әхлакый традицияләрне саклау ЗАГС органнарының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Әлеге уңайдан ел дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Озын-озак еллар бергә гомер кичкән гаиләләрне, елның беренче баласын һәм беренче парын хөрмәтләү, Гаилә көне уңаеннан ЗАГС бүлегендә чаралар уздыру һ.б., һ.б.

Әйтик, 2022 елда гаилә юбилейларын билгеләп үтүче 14 пар хөрмәтләнде. Шуларның 3- е–Алтын туй (50 ел бергә) юбилярлары, 10сы–Бриллиант туйларын (60 ел бергә) билгеләп үтүчеләр булды. Бер пар Тимер туйларын, 65 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте. Быел да мондый күркәм гаилә парларыбыз бар, аларны хөрмәт итәчәкбез, әлбәттә.

–Райондашларыбызга бәйрәм уңаеннан ниләр әйтер идегез?

 Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйларның шат авазыннан дөньялар балкып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев