Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлларда йөрү вакытлыча чикләнде

Ел саен, яз җитү белән, юлларны саклау максатыннан, авыр йөк машиналарының хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Агымдагы елда исә юллардагы хәрәкәтне вакытлыча чикләү буенча "Росавтодор" агентлыгы тәкъдимен РФ Юстиция министрлыгы расламаган, шуңа да федераль юлларга бу күрсәтмә кагылмаячак.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта әйтелде. Чикләүләр 15 апрельдән 14 майга кадәр дәвам итәчәк.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин әйтүенчә, бу эшләр, беренче чиратта, юлларны саклап калу максатыннан башкарыла. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң, җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә. Региональ әһәмияттәге юлларның 80 проценты исә 1960-70-80 нче елларда 6 тонна басымга исәпләп салынган булган.

-Вакытлыча кертелгән чикләүләр халыкара йөк ташучыларга; автобуста пассажир ташучыларга; азык-төлек (икмәк, он, сөт, акмай, шикәр, тоз, ит, йомырка, чәй, балалар ризыгы), хайваннар, дарулар, чәчүлек орлык, ашлама, почта һәм почта йөкләре ташучыларга; 16 тоннага кадәр авырлыкта йөк ташырга сәләтле транспортта ягулык ташучыларга кагылмый,-диде Юрий Кузьмин.

Реклама

Вакытлыча чикләүләр вакытында тиешле рөхсәт кәгазьләре белән йөрергә туры киләчәк. Алай булмаган очракта, штрафлар салыначак. Бу уңайдан диспетчерлык хезмәтләренең эш алып барачагы әйтелде. Гомумән, брифингта юлларда чикләү кертү мәҗбүри һәм котылгыз чара булуы хакында сүз алып барылды. Язгы юлларны "ямау" эшләре инде башланганлыгы һәм ул май аена тәмамланачагы турында да белдерелде.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты тарафыннан да авылларга, район үзәгенә керү юлларына чикләү кертү хакында карар кабул ителде. Хәер, авыл урамнарында яшәүчеләр үзләре үк юлларының төзеклеге хакында чаралар күрәләр, керү юлларына "шлагбаумнар" куялар. Ни дисәң дә, шул урамнан күпчелек очракта шунда яшәүче йөри. Урамың төзек икән күңелгә дә рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда чикләү кертелә