Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиаданың Эстафета уты Чүпрәледә

Франциянең Сорбонна университетында ут алган Универсиада уты 5 контитентны, илләрне, шәһәрләрне, республика районнарын үтеп 350нче көнендә Чүпрәлегә килеп җитте.

Тәтеш районнан Универсиада уты ут кичке якта район җиренә килеп иреште. Бу вакытта эстафета узачак үзәк урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнеп, дулкынландыргыч вакыйгага әзерлек башланган иде.

Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уены символы эстафетасының рәсми старты 16 сәгать 30 минутта Сабантуй җирендә бирелде. Аннан ул Сәйфихан Нәфиев урамы буйлап район үзәгенә табан юл алды.

Әлеге истәлекле вакыйгадан читтә калмаска тырышып, район халкының барчасы-олысы, кечесе чара узачак урынга ашкынды. Һәр җирдә - бәйрәм рухы сизелде. Чүпрәле районы этабында эстафета уты 2013 метрлы араны узды. Кулдан кулга күчеп килгән факел район башлыгы Александр Шадриковка тапшырылды.

Район башлыгы утны каршы алучыларны сәламләп, әлеге вакыйганың Чүпрәле тарих сәхифәсендә зур урын алып торуын билгеләде.

-Ниһаять, төп символ Чүпрәледә. Ил, республика тарихында үтәчәк мөһим вакыйгада катнашучы, аның шаһиты буларак, без чын мәгънәсендә бәхетлеләр һәм олы горурлык хисе кичерәбез. Универсиада уты очкыннары һәркемнең йөрәгендә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, тирә-яктагыларга җылылык һәм яхшылык эшләүгә этәргеч бирсен дип теләктә калам, -диде Александр Шадриков. Чүпрәлеләрне әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы Валерий Кандилов та котладылар.

Тантаналы чара үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Ә эстафета уты исә Чүпрәледән Буага юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013