Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үлмәс батырлык

Александр Шуркин, Николай Пришельцев, Геннадий Чамин һәм Мәсъсүд Гафуров авылдашлары күңелендә гади, үтә дә тыйнак һәм сабыр холыклы егетләр кебек кенә түгел, Ватанның курку белмәс каһарманнары сыйфатында да сакланалар.

Сашаның истәлегенә быел ирекле көрәш буенча регионара Хll турнир булып узды. Аны ачу тантанасына Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, районга эш сәфәре белән килгән республиканың Тарифлар буенча комитет рәисе Рәүзил Хаҗиев, элек елларда "Заря" агрофирмасы җитәкчесе булып эшләгән һәм хәзерге вакытта Казанда яшәүче Марат Фәсхетдинов, Яңа Элмәле авылы җирлеге башлыгы Наил Шихранов һәм район производствосының башка тармакларында хезмәт куючы күп кенә җитәкчеләр килгән иде. Тантанага шулай ук Сашаның әнисе Елена Ивановна һәм бертуган абыйсы Юрий Иванович та чакырылган. Чыгып сөйләүчеләр хәрби антларына тугры калып, соңгы тамчы каннарына кадәр Ватан алдындагы изге бурычларын үрнәк төстә, чын каһарманнарча үтәгән якташларыбызның батырлыкларын искә алдылар. Яңа Элмәле урта мәктәбенең спорт залында Татарстан Республикасының берничә районыннан, күрше Ульяновск өлкәсеннән һәм Чувашия Республикасыннан килгән 120 дән артык спортчы Әфган һәм Чечен сугышларында корбан булган якташларыбыз турында чыгышларны тын да алмый тыңлады. Аннан соң алар рухына бер минутлык тынлык игълан ителде. -Әлеге якташларыбызның батырлыгы мәңгелек, мондый чаралар үткәрү аларның исемнәрен мәңгеләштерүдә зур чара булып тора. Яшь буынны патриотик рухта үстерү, туган җиргә бирелгәнлек һәм Ватанның чын сакчысы хисендә тәрбияләү максатында аның роле бик зур. Киләчәктә дә бу башлангычны уңышлы дәвам иттерүегезне телим,- диде үзенең чыгышында Тимур Дмитриевич. Аннан соң Александр Шуркинның бертуганына истәлек бүләге тапшырды.

Саша авылдагы барлык яшьтәшләре кебек үк 1998 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырыла. Төньяк Кавказ регионында террорчыларга каршы сугышчан заданиеләр үтәүдә катнаша. Берничә мәртәбә террорчылар белән йөзгә-йөз очраша, аларны камап әсирлеккә алган вакытта кыюлыклар күрсәтә. Әмма чираттагы разведка вакытында алар яхшы коралланган бандитлар төркеменә юлыгалар һәм сугышчан дусларының гомерләрен саклап ул үзе пуля астына керә.

-Без һәрвакыт геройларга тиң авылдашларыбыз белән горурланабыз, ә үлгәннән соң "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән Сашаның керсез елмаюлы йөзе һәрчак күз алдында тора, -ди үзе дә Әфган сугышының утлы сукмакларын узган Виктор Зайцев.

Көрәшкә килгәндә, спортчылар ике келәмдә көч сынаштылар. Һәр үлчәү авырлыгында батырлар ачыкланды. Елдагыча аларга яшьләр эшләре һәм спорт буенча район комитеты башлыгы Фәрит Әхмәтов Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Турнирны оештыручылар иганәчелек ярдәмнәре күрсәткән өчен район башлыгы Тимур Нагумановка, Чабаксар шәһәренең "Тус" ябык акционерлык җәмгыяте директоры Николай Угасловка, "Заря" агрофирмасының элеккеге директоры Марат Фәсхетдиновка, җаваплылыгы чикләнгән "Теплосервис" җәмгыяте директоры Рифкать Җамалетдиновка, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы җитәкчеләренә һәм турнирны үткәрүгә төрле яктан ярдәм күрсәткән барлык чүпрәлеләргә рәхмәт әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт