Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы ташу тыныч узар, диләр

Татарстанда 4098 елга, 1225 гидротехник корылма, 902 күл, 4 сусаклагыч бар.

Ел саен яз башы җитү белән әлеге чорны хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен алдан куркынычсызлык чараларын куллану күздә тотыла. Шул рәвешле ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы киңәшмәдә дә язгы ташу чоры темасын чагылдырды.

Агымдагы кыш үткән еллардагы кар муллыгы кебек үк мактана алмаса да, яуган карның нормасы шулай да 91 процентны тәшкил итә.

Киңәшмә эшендә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Жданова хәбәр итүенчә, Көнбатыш Кама аръягы һәм Идел алды төбәкләрендәге елгаларда су биеклеге уртача күрсәткечтән 50 см га югарырак булыр дип көтелә. -Моның әлләни куркынычы юк. Агымдагы язда язгы ташу куркынычы зур булмас дип көтелә, диде ул чыгышында.

Брифинг эшендә шулай ук, язгы ташу чорына эшчәнлекләре бәйле булган төрле структура вәкилләре дә катнашып, чыгыш ясадылар. ТР дагы кеше иминлеге һәм кулланучылар хокуыкын яклау өлкәсендәге күзәтчелек итү буенча Федераль служба идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, язгы ташу чорында коеларда, эчәр өчен яраклы булган сулыкларда пычраклык күтәрелүе куркыныч яный. Шуңа да оешма тарафыннан бу өлкәдә эчәр суның яраклыгына тикшерүләр алып барылачак.

Язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләр службасы тарафыннан нинди эшләр алып барылачагы турында ТР гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министр вазифаларын башкаручы Николай Суржко сөйләде.

-Бүгенге көнгә барлык муниципаль районнарның язгы ташу чорына әзерлеклек паспортлары булдырылган. Әлеге документ үз эченә бу чорда нинди эшләр башкарылырга тиеш, барысы да шунда тупланган, шулай ук ул нинди проблемалар туарга мөмкин булганлыгын күзалларга ярдәм итә.

Гомумән алганда, Татарстан буенча 178 гражданнарны вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән. Алар 30 мең кешене урнаштырырга сәләтле, шулай ук, хастаханәләрдә 2 мең койка, 584 берәмлек техника әзер тора.

Николай Суржко белдерүенчә, елгадагы бозларны шартлатуга караганда, аны кисүе сулыкларга азрак зыян сала. Соңгысына килгәндә күп кенә сулыкларда әлеге эшкә керешкәннәр дә инде. Бүгенге көнгә бозның калынлыгы 70 см ны тәшкил итә, шуңа да әлегә техниканы боз аша чыгару да куркыныч тудырмый. Республика сулыкларында бозлар апрельнең беренче ункөнлегендә кузгалыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мохит