Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чәчүгә министр бәяләмәсе

3 май көнне Чүпрәлегә язгы чәчүнең барышы белән танышу максатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Аны бу сәфәрендә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов озатып йөрде. Татарстан җитәкчелеген, билгеле инде, соңгы елларда авыл хуҗалыгында булган яңарышлар кызыксындыра. Андый яңалыкларның берсе-авыл хуҗалыгына инвестицияләр кертү булып авылларда гаилә фермалары төзү тора. Марат Готович шундый фермаларның берсе-Татар Бизнәсе авылында Фәния һәм Айрат Хәлиловлар төзегән гаилә фермасында булды (рәсемдә). Биредә ул эш шартлары, киләчәккә планнары турында сорашты. Фермага кадәр асфальт юл китереләчәге турында белдерде. Бу эш елның икенче яртысында булыр дип көтелә.

Хәлиловларның гаилә фермасында бүгенге көндә 18 баш савым сыер, бозаулар асрала. Киләчәктә сыерларның баш санын арттыруны күздә тотуларын, авыл җирендә яшәп, эшләргә теләгәннәргә шундый программалар булдырган өчен министрга рәхмәт белдерделәр Хәлиловлар.

Марат Әхмәтов "Чүпрәле-Азык" агрофирмасының кышкы бодай басуында булып, уҗымнарның торышын карады. Авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчеләре белән очрашу вакытында язгы кыр эшләрен якын көннәрдә төгәлләүне максат итеп куйды. Республика буенча уҗымнарның халәте уңай түгел икәнлегенә тукталды. 600 меңнән артык гектарда көздән чәчеп калдырылган басуларның 200 мең гектарын бозып яңадан чәчү үткәрергә кирәк икән. "Һәм моңа сәбәп булып кышкы салкыннар түгел, ә уңыш артыннан куып, җирне тиешенчә эшкәртмәү, пар җирләре калдырмау тора",-диде министр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчеләре дә Марат Әхмәтовка сораулар бирделәр. Билгеле инде, әлеге сораулар җитештерелгән товар, аерым алганда сөт бәясенә кагылышлы иде. Үз чиратында, Марат Готович министрлыкта әлеге проблемаларны хәл итү өчен эшләр алып барылганлыгы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көн вакыйгасы