Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ягез, пенсионерлар, кем җитезрәк?

Шушы көннәрдә ветераннарның район советы президиумы үзенең чираттагы утырышында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча район пенсионерлары спартакиадасының беренче этапын үткәрүне планлаштырды һәм аны 26 апрель көнне район үзәгендә уздыруны билгеләде.

Анда һәр авыл җирлегеннән командалар катнашыр дип көтелә. Программа буенча ирләр-1000, хатын- кызлар 500 метрлы дистанциядә йөгерәчәкләр, урыннан озынлыкка сикерәчәкләр, дартс, өстәл теннисында ярышачаклар һәм гомуми физик әзерлекләрен күрсәтәчәкләр. Районның иң яхшы спортчыларыннан тупланган команда 12 май көнне Казан шәһәрендә узачак II республика спартакиадасында район данын яклаячак. -Ярышларда катнашырга теләк белдергән пенсионер үзе белән сәламәтлеге хакында медицина справкасын да алып килергә тиеш,- ди районның спорт комитеты башлыгы Фәрит Ахметов. Әйтергә кирәк, былтыр беренче мәртәбә үткәрелгән спартакиадада безнең пенсионерларыбыз ярыйсы гына күрсәткечләргә ирешкәннәр иде. -Пенсионерлар арасында мондый спартакиада Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР буенча " Россия пенсионерлар союзы"на караган Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе белән хезмәттәшлек турында килешүе нигезендә уздырыла. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән физкультура һәм сәламәтләндерү эшен оештыру буенча урыннардагы пенсионерлар бүлекчәләрен ачыклау аның максаты һәм бурычлары итеп куела,- ди район пенсионерлар бүлекчәсе рәисе Дамир Алимов.

Президиум утырышының көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә буенча Яшел Үзән дәүләт алкоголь инспекциясенә караган контроль- инспекциясе бүлегенең әйдәп баручы белгеч- эксперты Гөлинә Юсупова чыгышы тыңланды. Ул президиум членнарын кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә итүдә еш кына очрый торган кайбер проблемалар белән таныштырды, сыйфатсыз товар сатылуга юлыккан очракта кичекмәстән тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәклеген искәртте, ветераннарны борчыган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсинерлар тормышыннан