Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннарның йөзе нурлы

Бүгенге заман кешесенең вакыты секундларына кадәр саналган. Югары даирәдәге җитәкче булса, бигрәк тә. Шулай да район җитәкчелеге, аерым алганда район Башлыгы Тимур Нагуманов, авылларда булып, авылның проблемаларын үз күзе белән күреп, андагы халык белән күзгә-күз карап сөйләшүдән читтә калырга тырышмый. Ветераннарга исә аерым игътибар. Әмма аларның инде күбесе җитәкчелек белән...

Иске Чокалы авылы халкы белән мәдәният йортында очрашканнан соң да Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларына юл алды район Башлыгы. Иң беренче булып Абдулла Шәрәфетдинов янына тукталды (рәсемдә). Хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң Мәскәү оборонасы өчен канкойгыч сугышта катнашканы өчен Хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән бүләкне тапшырды.

Реклама

Таһир абый Җәлалов өендә дә, Мортаза Хисаметдинов та килгән кунакны үз итеп кабул иттеләр. Таһир абыйның тол калган хатыны Шәмсенур апа сугыш, аннан соңгы елларны искә алганда күз яшьләрен тыя алмады. "Эшегезнең күплеген, берсе артыннан берсен хәл итәргә кирәклеген беләм. Шулай да безнең өчен дә вакыт табасыз, зур рәхмәт сезгә",- диде ул. Әйе, район Башлыгы Тимур Нагуманов ассызыклаганча, безгә өлкәннәргә карап тигезләнергә дә, үрнәк алырга да бар әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев