Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вахта ысулы белән эшләп йөргән чүпрәлеләр кире кайтырга мәҗбүр

Эшче куллар туган якларга-авылларга кайта башлады. Элеккерәк вахта ысулы белән эшләп йөргән шундый 18 чүпрәлеле «кайтты». Аларның 12 се монда да эш тапкан. Әлеге статистика шушы көннәрдә генә булып үткән кризиска каршы тору штабы утырышында китерелде.

Билгеле, тышкы һәм ил эчендәге вакыйгаларга бәйле буларак, эш урыннарында кыскартулар тагын да булачак, диләр. Чөнки, материаллар көннән-көн кыйммәтләнә бара, кредит ресурсларын җәлеп итү дә кыенлашканнан-кыенлаша. Кризис шартларда төзелешләр дә тукталып торырга мәҗбүр. Район җитәкчелеге исә хәзердән үк авылларга әйләнеп кайтачак эшче көчне эш белән тәэмин итү юлларын, доллар белән сумның аермасы кискен чиккә якынлашканда да халыкның хәерчеләнүен булдырмауның юлларын эзли. Киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды. Кризиска каршы тору планының проекты тикшерелде.

-Үзшөгыль булдыру, «Гаилә фермалары»н төзүне максат итеп алырга кирәк,-диде район башлыгы Александр Шадриков. -Һәм инвесторлар җәлеп итүне дә үзагымына куярга ярамый.

Кибет киштәләрендәге, долларга сатып алынмый, ягъни үз илебездә җитештерелә торган товарларга да бәяләр кинәт күтәрелде. Татарстан Хөкүмәте кушуы буенча кибетләрдә беренчел мөһим булган товарларга бәяләр тиешле службалар контроленә алынды. Ул товарлар исемлегенә 40 төрле продукт, шул исәптән икмәкнең, сөт ризыкларының, ярмаларның берничә төре кертелгән.

Штаб утырышында Татарстан Республикасындагы монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кризис вахта