Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидат белән очрашу

Башкарма комитетның актлар залында Татарстан мөфтие вазифасына кандидатларның берсе - Камиль Сәмигуллин белән очрашу булды.

Очрашуга чакырылган имамнарны Камил Сәмигуллин, аның гомер юлы белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов таныштырды. Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ислам дине турында районга, традицияләребезгә бәйләп сөйләде.

- Гәрчә монда туып-үсмәсәм дә, Чүпрәле миңа үз туган җирем кебек якын,-диде ул. -Мондагы халыкта кешегә хөрмәт белән карау бар. Ә бер-береңә хөрмәт исә ике милләт арасындагы дуслыкның да ныгуына китерә.

Камил Сәмигуллин үз чыгышында ТР Диния назәрәте эшендәге өстенлекле юнәлешләр хакында болай диде:

- Таркаулык өчен бернинди сәбәп тә юк. Киресенчә, безнең бар барлыгыбыз үсешкә, алгарышка юнәлтелгән. Дөрес, төрле матбугат басмалары динебезне каралтып, вакыйгаларны күпертеп күрсәтергә тырышалар. Бернигә карамастан, без мөселманнар. Идел буенда, беренчеләрдән булып, безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан ислам дине кабул ителгән. Без шушы динебезгә тугры калып, Аллаһу с.в.т. ризалыгын алырга омтылырга тиешбез. Аллаһыбыз безне, карашларыбызны төрле итеп яралткан, әмма Ана ышануыбыз бер, динебез - ислам дине, үзебезнең дө мөселман икәнлегебезне онытмыйк!

Очрашу дусларча фикер алышу шартларында үтте. Авыллардагы мәчет имамнары үзләрен борчыган мәсьәләләр (дин эшенә яшьләрне җәлеп итү, мәчетләргә җибәрелә торган газ бәяләре, юридик ярдәм һ.б.) буенча сораулар бирделәр. Камил Сәмигуллинга сайлауларда уңышлар, Диния назәрәтенә ислам динен үстерү юлында армый-талмый эшләүне теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев