Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Су басу куркынычы контрольда тотыла

Татар Шатрашаны авылы район үзәгеннән 30 км ераклыкта урнашкан. Ел саен биредә Якла елгасы ярларыннан ташып, су басу куркынычы яный.

-40 ел биредә гомер кичереп мондый хәлне күреп тә ишетеп тә белгәнебез булмады. Су ташу була иде, әмма моның кадәр үк күтәрелгәне булмады, -диләр Төхфәтулловлар гаиләсе.

Әлеге гаиләнең өйләрендә идән өстенә кадәр су күтәрелгән. Өйдәге барлык җиһазларны күтәреп куярга туры килгән. Йортта тиз арада терлекләрне судан чыгарырга тотынганнар.

-Иртәнге якта берни юк иде. Хәтта автомашинага утырып чыгып йөрдем, күршедә торучы әтием мәчеткә барды. Барысы да кисәк көннең икенче яртысында тотынды. Су килә бара, күтәрелә бара, берни эшләп булмый, -ди гаилә башлыгы Сәмиулла Төхфәтуллов.

Якла елгасында су күтәрелүне тикшереп торуны гадәттән тыш хәлләр службасы һәм башкарма комитеты ел саен даими контрольга ала. Су күтәрелгәннең алдыгы көнендә дә биредә гадәттәт тыш утырыш оештырыла. Утырыш карары белән су басу куркынычы янаган йортларда яшәүчеләрне тиз арада коткару чаралары булдыру кабул ителә. Шулай итеп, елгадагы суның арту күләме күзәтү астында торып, бәла-каза булдырылмый кала. Бер йортта яшәүче туганнарына күчерелә.

-Барлыгы 4 хезмәткәр, 2 берәмлек техника, оператив төркем, башкарма комитет, җирле үзидарә эшкә тартылды, -ди бүлекнең алдынгы консультанты Виктор Кузнецов. -Су басу кырлардан эрегән кар суы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Барлык эшләр дә контрольда тотыла. Куркынычсызлык әлегә юк, әмма һава торышы кисәк үзгәреп, яисә яңгырлар яварга тотынса, куркыныч янә артачак. Бүгенгә биредә 20ләп йортка су басу куркынычы яный.

Авылны керүгә үк Иршат һәм Ирфан Алимбековлар йортларын да су буйлаган. Ике йортта да терлекләрне күчерү, өй яннарыннан суның юлын бору эше белән мәш киләләр иде без килгәндә.

-Эчә торган су юк, бакчаларны су юа, мунчаларда, идән асларында су. Болай булганы юк иде,-диләр алар да.

Районда су басу куркынычы янаган Мунчәли авылы турында да гадәттән тыш хәлләр службасының район бүлегеннән сорашып, белештек. -Биредә яшәүчеләргә Буштөрле елгасы куркыныч тудыра. Әлегә бар да тыныч, шулай ук, Мунчә ли авыл безнең тарафтан контрольда тотыла, -ди Виктор Кузнецов.

Хөрмәтле райондашлар! Гадәттәт тыш хәлләр килеп чыга калган очракта район бүлегенә 2-39-01, шулай ук. кайнар линиягә 8-4752-72-99-50 телефоннары белән шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу гадәттән тыш хәл елга