Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Солдатка китәр чак

1 апрельдән Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу язда 270 мең яшь кеше армия сафларын тулыландырачак. Шуның 5 меңгә якынын татарстанлылар тәшкил итәчәк. Чүпрәледән исә 60лап егет чакырылачак.

Армия хезмәтенә баручы призывникларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та котлавын җиткерде. Анда Кораллы Көчләрне ныгытуга, армия хезмәтенең мөһимлегенә һәм өстенлекле булуына, хәрбиләр өчен тиешле шартлар тудыруга соңгы елларда дәүләт тарафыннан аеруча игътибар бирелә башлавы, шулай ук, язгы чакырылышта хәрби кием киюче егетләргә сугышчан бурычларына тугры һәм нык булып калуларын теләве хакында әйтелә.

Бүген хәрби комиссариатларда эшнең кызу чагы. Булачак солдатларны хәрби частьләргә җибәрү буенча махсус комиссияләр эшли. Үткән еллардагы кебек үк, хәрби хезмәт срогы бер ел белән генә чикләнә. Буш вакытта кесә телефонын куллану рөхсәт ителә, шушы срокка алынган солдатка федераль бюджеттан аена 2 мең сум акча бирелә, ятимнәргә исә тагын бер мең сум күләмендә өстәмә акча каралган. Хәзер армиядә уставтан тыш мөнәсәбәтләрне һәм "бабайчылыкны" бетерү буенча күп чаралар күрелә. Әле шушы көннәрдә генә федераль телевидение каналы аша бер хәрби частьтәге солдатларның көнкүреш-ләрен карарга туры килде. Элиталы часть. Яшь солдатлар арасында контракт буенча хезмәткә килүчеләр дә бар. Солдатларның сүзләренә караганда, биредә "бабайчылык" бөтенләй сизелми. Казарма бүлмәләрендә видеокамералар урнаштырылган. Бәлки моны армиядә дә кискен үзгәрешләр чоры дип аңларга кирәктер. Соңгы вакытта Россия буенча армиягә барудан баш тартучылар саны 16 процентка кимегән. -Хәзер хәрби частьләрдә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү һәм төрле нарядка йөрүләр дә бетерелде, солдат бары тик сугышчан әзерлеген күтәрү һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш,- ди район хәрби комиссары Вил Нуруллин. -Хезмәт срогын тутырып кайтучылардан зарлану сүзләрен ишетергә туры килгәне юк. Ерак Көнчыгыштан кайтучылар да үз частьләрен мактап сөйләделәр. Хәзер, бигрәк тә солдатларны тукландыруга игътибар нык арткан, хәтта менюга бананнар да кертелгән,- дип дәвам итә сүзен Вил Ринатович.

Безнең егетләр узган чакырылышлардагы кебек үк Ерак Көнчыгышка, Уралга һәм Калининград өлкәсенә баралар икән.

Реклама

-Шунысы куанычлы, егетләрнең күбесе десантчы булырга һәм диңгез пехотасына "эләгергә" тырыша,- дип дәвам итә сүзен хәрби комиссар.

Булачак солдатларның сәламәтлекләре дә физик яктан нык. Быел аларның күпчелеген югары һәм махсус урта һөнәри белемлеләр тәшкил итә. Хәзер армиядә хезмәт итмәгән егетләрне дәүләт учреждениеләренә һәм көчле структураларга эшкә алу да туктатылган. Контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Хезмәт хакы да начар түгел. Рядовойлар, мәсәлән, аена 20-25 мең сум алса, сержант составы өчен ул 35-38 мең сум итеп каралган. Шуны да искәртәсе килә, урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган укучыларны октябрь аена кадәр, ә аспирантларны укып бетергәнче хәрби хезмәткә алу кичектерелгән. Монысы, белемгә омтылган егетләр өчен зур ярдәм. Иске Элмәле авылыннан сержантлар Алексей Рафиков-һава десанты һәм район үзәгеннән Иршат Салихов (рәсемдә) тимер юл гаскәрендә, контракт буенча, уңышлы хезмәт итәләр. Гомумән, хәрби комиссарның әйтүенә караганда, безнең районнан киткән егетләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр. Соңгы елларда язгы һәм көзге чакыру планнарының уңышлы үтәлүе дә шуңа бәйле. Февраль аенда Татарстан хәрби комиссариатында үткән йомгаклау киңәшмәсендә чакыру планнарын даими үтәп килгәне өчен Чүпрәле филиалы "бишле" билгесенә лаек булган. Ватаныбыз иминлеге сагына торучы якташларыбызның илгә лаеклы хезмәт итеп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте