Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сызраньда Сабантуй бәйрәме

16 июнь көнне Сызрань өлкәсенең татар милли-культура автономиясе милли бәйрәмебез Сабантуйны билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм биредә 19 нчы тапкыр үткәрелә.

Бу көнне Сызрань өлкәсе Татарстан утравына әверелде сыман. Чөнки бәйрәм беренчедән татарларның тарихи туган җирләреннән шактый еракта уздырыла, әмма шул ук вакытта биредә һәр нәрсә татар рухы белән сугарылган.

Чарада шулай ук, башка милләт вәкилләрен дә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмдә Сабан туеның бар нечкәлекләре исәпкә алынып, үзәктә-татар милли уеннары урын алды. Капчык киеп, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, һ.б, һ.б. Ә иң мөһиме-татарча көрәш-бәйрәмнең гүзәл бер өлеше булып торды.

Сабантуйда Татарстаннан да олы кунаклар бар иде. Әлеге кунаклар арасында абруйлы урынны ел саен Чүпрәле муниципаль районы делегациясе алып тора. Бәйрәмне оештыруда катнашучы да чүпрәлелеләр бит(!). Агымдагы елда да чүпрәлелеләр бәйрәмдә милләттәшләребезне татар милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрне барлаган театральләштерелгән тамаша белән сөендерделәр. Район башлыгы Тимур Нагуманов бәйрәмгә килгән кунакларга изге теләкләрен җиткерде, Татарстаннан читтә гомер итүче татарлар өчен Сабантуй гади бәйрәм генә түгел, ә халыклар дуслыгын чагылдыручы зур мөһим чара, дип ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй