Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сез Җиңү бүләк иттегез–олы хөрмәтебез Сезгә!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!

Инде менә 68 нче Җиңү язын каршы алсак та, ул дәһшәтле еллар онытылмый. Районыбыздан фронтка 14 меңнән артык кеше киткән. Аларның күбесенә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары-якташларыбыз Зариф Алимов, Семен Уганин, Петр Юхвитов, Нурулла Фазлаев, Михаил Хакимов, Зыятдин Арсланов, Григорий Семенов исемнәрен без зур горурлык белән искә алабыз. Нәкъ менә шундый батыр ул һәм кызларның туган җиребезгә чиксез мәхәббәте, тынычлык һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үзләрен аямаулары дәһшәтле сугышта җиңәргә, сугыштан соң илебезне җимерекләрдән торгызырга ярдәм иткән. Сезнең тормыш юлы -киләчәк буын өчен якты үрнәк! Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Реклама

Бөек Ватан сугышы каһарманнары алдындагы гаять зур җаваплылык бүген безнең иңнәрдә. Тыныч тормыш төзүдә, кешеләр турында кайгыртуда, республикабыз һәм районыбызда динамикалы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итүдә без дә җиңәргә тиеш.

Барчагызга чын йөрәктән бәхет һәм сәламәтлек, тыныч тормыш, барлык башлангычларыгызда зур уңышлар, нәтиҗәле хезмәт телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү уңаеннан район Башлыгы котлавы