Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салынган юл нык һәм тигез

Бу очракта сүз Чүпрәле-Яр-Чаллы арасында сузылган дуслык юлы турында бара. 6 апрельдә чүпрәлеләр "Чүпрәлеле якташлар" җәмгыяте тарафыннан оештырылган очрашуга Яр-Чаллы каласына бардылар. "Энергетиклар" мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын булмау, әлеге шәһәрдә яшәүче якташларның туган якларын, аның кешеләрен никадәрле сагынуларын күрсәтте.

Җәмгыятьнең рәисе Альфат Сәлахов кичәне башлап җибәреп, бу күркәм гамәл өчен чаллылыларга да, чүпрәлелеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәхнәгә бер-бер артлы ветераннар да күтәрелде. Әмирша Бакиров нәселе, ишлелеге белән, мәсәлән, Чаллыда ничә буын үсеп җиткәнен күрсәтте. Аларда да бит Чүпрәле тамырлары ята. Безнең ветеран Фәсәхат Хөсәенованы да легендар шәхес итеп кабул иттеләр залдагылар. Шулай булмый ни, үз җирен данлап, шунда гомер кичергән кеше бит ул! Хәер, Айрат Җәлалов җитәкләгән делегация составында Чүпрәле җирен үз эшләре белән бизәп яшәүчеләр тагын да бар иде. Барис Гафуров, Ләйсән Хәлимова, Наиль Шихранов, Алексей Ярухин кебекләр, мәсәлән...

Сәхнә түреннән дуслык моңы агылды. Үз чыгышында, истәлек бүләкләрне тапшыру белән беррәттән, Айрат Җәлалов район тарихы белән таныштырып та үтте, якташыбыз Әсәт Айметдинов сүзләренә язылган "Чүпрәлем" җырын җырлап та күрсәтте. Гомумән, очрашуда һәркемнең чыгышы бик җылы кабул ителде. Сагыну, күреп калырга теләүләре йөзләрендә балкыган якташларыбыз туган җирләренә, әти-әниләренә сәламнәрен тапшырдылар, "Җылы йорт" приютына хәер җибәрделәр.

Казан шәһәреннән Фәйрүзә Сибгатуллина, Айрат Җамалетдинов, Николай Никоноров (биюче), Рафикъ Таҗетдиновлар кебек исемнәре инде Татарстанга күптән танылган артистлар килгән иде. Шулай ук Казаннан "Чүпрәле якташлыгы" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Раимов, КФУ профессоры, галим Иршат Гафаров та бар иде очрашуда.

Чаллыда да якташларыбызның туган җирләрендә алган тырышлык, тәрбияне югалтмыйча, матур уллар-кызлар үстереп, хезмәтләре белән Татарстаныбызны бизәп яшәүләрен күреп кайттык. Инде җавап йөзеннән мондый очрашуны Чүпрәледә дә оештырырга кирәк булыр, дигән фикерләр ишетелде. Шуңа күрә дә, Чүпрәле-Яр-Чаллы арасындагы дуслык юлы нык, дип ышанып әйтеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар