Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәтлек сагында торучылар киңәшләште

24 февраль көнне муниципаль район Башкарма комитеты бинасының актлар залында район үзәк хастаханәсенең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы үтте. Анда муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының үсеш бүлеге начальнигы Гүзәл Волкова катнашты.

Районда 25753 кеше яши, шуларның 12310ын ир-егетләр, 13443ен хатын-кызлар тәшкил итә. 2011 елда районда 410 кеше вафат булган, 208 бала туган. 2010 ел белән чагыштырганда 28 кешегә, 2009 ел белән чагыштырганда 41 кешегә үлем очраклары азрак теркәлгән. Әмма, шул ук вакытта, 2010 елга караганда 45 балага азрак туган. Туучылар саны уртача республика күрсәткеченнән түбән.

Элек еллардагы кебек үк халыкның үлү структурасында кан әйләнеше системасы (66,3%), травмалар һәм агуланулар (13,1%), яман шеш (11,2%) авырулары алдынгы урыннарны били. Кызганычка каршы, халыкның 99 процентка якыны флюорография тикшерүләре үтүгә карамастан, үпкә чире белән авыраучылар саны да 12 процентка арткан.

Халыкка үзәк, бер участок хастаханәсе, 38 фельдшерлык-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә. Районның дәвалау-профилактика учреждениесендә 23 табиб, 187 урта медицина хезмәткәре эшли. Хастаханәнең табиблар белән тәэмин ителеше 10 мең кешегә 8,9ны тәшкил итә. Бу республика буенча иң түбән күрсәткеч.

Баш табиб Илмас Шиһабетдиновның чыгышы фотосессия белән ныгытылып барды. Үткән елларда хастаханәне реконструкцияләүгә, ремонтлауга 94 миллионнан артык (!) акча бүлеп бирелгән, 16 миллионнан артык сумга заманча яңа җиһазлар кайтарылган. Хастаханәдә эшләү өчен бөтен уңайлыклар, мөмкинлекләр тудырылган, әмма биредә бүгенге көндә беренчел звено табиблары, шулай ук, эндокринолог, кардиолог, нарколог, инфекционист, фтизиатр, функциональ диагностика табиблары җитешми.

Бу уңайдан район башлыгы Тимур Нагуманов баш табибка мөрәҗәгать итеп: "Яшь белгечләрне федераль һәм республика программалары белән кызыксындырып, хастаханәгә эшкә кайтаруда хәлиткеч адымнар кирәк",-диде.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының үсеш бүлеге начальнигы Гүзәл Волкова үз чыгышында район үзәк хастаханәсенең эшен уңай яктан бәяләп, конкрет тәкъдимнәр дә кертте. Киләчәктә ФАПларны оптимальләштерү көтүен, һәр авылда да "Домовое хозяйство" дип исемләнгән беренче медицина күрсәтүчеләр барлыкка китерү өстендә эш алып барылуы, июль аеннан хастаханәнең хезмәткә түләү буенча тармак системасына күчәчәге кебек яңалыклар белән таныштырды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен поликлиниканың өлкән фельдшеры Илдар Алиәкбәровка (рәсемдә) һәм Татар Төкесе фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Резеда Хәсәновага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамоталарын тапшырды.

Муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов җыелышны йомгаклап, район үзәк хастаханәсендә эшләү өчен барлык шартларның да тудырылуын, тик моңа җавап итеп табиблардан да медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек