Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуйлар килде әйләнеп

Халыкның киң колач белән, зурдан кубып, матур итеп билгеләп үтә торган бәйрәмнәренең берсе- ул Сабантуй. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Александр Шадриков чүпрәлелеләрне, кайткан кунакларны котлады.

"Кадерле дуслар, кунаклар, туганнар! Һәрбарчагызны халкыбызның күркәм бәйрәме-Сабантуй белән тәбрик итәм. Чәчүләр тәмамлангач, билгеләп үтелә торган бу бәйрәмебез күпмилләтле халкыбыз дуслыгын-туганлыгын гәүдәләндерә. Һәрберебезнең күңеленә ул матур бер традициябез буларак кереп калган. Бу бәйрәмдә кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын, сәнгатьтә, спортта, төрле өлкәләрдә җиңүчеләрне барлаячакбыз, кунаклар каршылаячакбыз.

Чүпрәле Сабантуе һәркемнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Алда торган зур эшләргә керешер алдыннан да бәйрәм итеп алу зарурдыр. Сабантуйлар, Акатуйлар белән сезне, райондашлар! Һәрберегезгә күңел күтәренкелеге, уңышлар, бәхет телим!"-диелә котлауда.

Әлеге бәйрәмне, татар халык бәйрәме буларак, Истанбул-Төркия, Казахстан, Кытай, шулай ук Европа һәм Америка илләрендә, Рәсәйнең татарлар яшәгән төрле почмакларында да беләләр, бәйрәм итәләр. Эшчән халкым чәчүләр тәмамлангач, шулай бер җилкенеп алган, күңел ачкан, ял иткән, кунак чакырган. Бүгенге көннәргә дә килеп җиткән бу традициябез шимбә көнне район үзәгендә узачак. Ә 9 июньдә бәйрәм итү эстафетасына Кече Чынлы, Иске Чокалы, Матак, Мунчәли авыллары кушылачак.

Бәйрәмнән репортажны ТНВ каналыннан карап, "Туган як" газетасыннан укып булачак, «Татар-информ», www. chuprale-online.ru сайтларында да Чүпрәле Сабантуе төрле язмалар, фотосурәтләр, видеосюжетларда күрсәтеләчәк. Ә иң яхшысы бәйрәмдә, халык өчен оештырылган чараларда үзең катнашудыр-читтә калмагыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуйлар