Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриковның район оешу һәм Республика көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле чүпрәлеләр!

Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.

Татарстанның һәр төбәге кебек, Чүпрәле районы да әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән килә һәм бүләкләрен әзерли. Болар-кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, аерым терлекчелектәге уңышлар, яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, мәдәният йортлары, яңартылган юллар һәм башка күп кенә район күләмендә башкарылган эшләребез. Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында республикабызның тотрыклы үсеш алып баруында ярдәм итә.

Һәр татарстанлы өчен мәгънәле һәм мөһим булган бәйрәм - Республика һәм район оешу көне белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим. Киләчәктә дә шулай яшәгән төбәгебезне, республикабызны данлап хезмәт итәчәгебезгә ышанычымны белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев