Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның өлкән яшьтәгеләре өчен ярминкә оештырылды

1 октябрь- Өлкәннәр көне кысаларында, район үзәк базары территориясендә ярминкә гөрләде.

Көннең шактый яңгырлы булуына да карамастан, иртән үк ярминкәгә халык шактый җыелган иде. Аларның күпчелеген, әлбәттә, олы яшьтәгеләр тәшкил итте.

Ел саен үткәрелеп килүче традицион чараны алар өчен быел да район авыл хуҗалыгы оешмалары әзерләде. Быел да алар тарафыннан күпләп продукцияләр тәкъдим иттелде. "Ак-Барс-Чүпрәле", "Чүпрәле- Корм", агрофирмалары, КФХ "Низамов А.А.", "Цильна", "Шәйморза" хуҗалыклары һәм башкалар, беренче чиратта, һәр йортка кирәк булган арпа, бодай, борчак, солы саттылар.

Олы яшьтәгеләр исә үзләренә кышлык кош-корт, мал-туар өчен азыкны җитәрлек итеп алырга тырыштылар. Бәяләре дә чагыштырмача иде. Әйтик арпа 1 кг -7 сум, бодай-8 сум, борчак-9 сум, солы-6 сум. "Борындык элеваторы"нан килгән югары сыйфатлы онны капчыгын 600 сумнан алырга мөмкин иде. Өйләргә кайтарып бирү хезмәте дә кайгыртылган иде бу көнне. Әлеге хезмәтне район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре һәр өлкәнгә игътибар биреп, көйләп тордылар.

Ирина Краснова да ярминкәгә килгән. Ул үзенең бакчасында үстергән кәбестәне килограммын 6 сумнан тәкъдим итте.

Теләгән кешегә ярминкәдә печәнен, саламын, терлеген дә сатып алырга мөмкин иде. Соңгысы исә "Цильна" хуҗалыгы тарафыннан тере килограммы 100 сумнан сатылды.

Ярминкәне иртәнге якта ук район башлыгы Александр Шадриков та әйләнде. Ул өлкәннәребезнең кәефе һәм бәяләр белән кызыксынды.

Ә ярминкә гөрләде дә гөрләде. Анда катнашучыларның кәефен күтәреп тирә- юньгә җыр-моң агылды. Район кулланучылар җәмгыяте үзенең камыр ризыклары, кайнар чәй белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр өчен ярминкә