Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда яңа цех ачылды

Цехның хуҗасы Чүпрәле районында туып-үскән, бүген исә Ульяновск шәһәрендә яшәүче Шамил Аглиуллов , сот. тел. 89510978191. "Булат" исеме белән теркәлгән әлеге оешма профнастил һәм тимердән эшләнмәләр җитештерәчәк.

сПрофнастил җитештерә торган җайланма 3 млн. 984 сум тора. "Булат" җәмгыяте аны грант ярдәмендә алган. Аңарчы алар элеккеге "Стройблок" бинасын сатып алганнар, ремонтлаганнар.

Бүген беренче профнастил станоктан төште. Билгеле, бу хуҗалар өчен дә, район өчен дә әһәмиятле вакыйга. Беренче продукциянең станоктан төшүен күзәтергә район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов килгән иде. Беренче партиягә заказны исә районда иң эреләрдән булган төзү оешмасы - "Стройсервис" биргән.

Район өчен бу вакыйганың никадәрле әһәмиятле икәнлегенә белгечләр аңлатмасы:

Ильмир Измайлов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

-Районда быелгы елда грант алып, үз җитештерүчәнлекләрен башлап җибәргән һәм әйтергә кирәк кече ватаннарында эш булдырган бу кешеләрне мин "беренче карлыгачлар" дияр идем. Икенче яктан караганда, бу цехны ачу эш урыннары булдыру да. Тагын да бер әһәмияте, мин уйлыйм, әлеге эшләнмәләрнең бәясе базардагыдан түбән булачак.

Азат Вахитов, "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе:

-Мондый цехның ачылуына иң шатланган кешеләр, без, төзүчеләрдер, мөгаен. Чөнки безнең оешманың бу төр түбә ябу материалына зур ихтыяҗы бар. Базар шартларында һәрнәрсәне үлчәп, санап эшләргә туры килә. Кайдандыр, читтән, барып эзләп йоргәнче үз районыңда, кул сузымыннан гына килеп алу күпкә отышлырак, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профнастил яңа цех