Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда “IT-чемпион”нар арта бара

Татарстанда мәктәп укучылары арасындагы «IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабында җиңүче укучыларны Буа шәһәренең Р.З. Сәгъдиев исемендәге белем бирү учреждениесендә бүләкләү тантанасы булды. Анда Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле районнарыннан килгән 21 укучы "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясе буенча бүләкләр алдылар.

Бу бәйгенең максаты - Татарстанда электрон хезмәтләрне популярлаштыру. Укучылар тырышлыгы белән бүгенге көнгә электрон хезмәтләр порталыннан 280 мең кеше файдалана башланган.

Әлеге төр хезмәтләрдән файдалану өчен, иң беренче чиратта, uslugi.tatarstan.ru cайтында теркәлү узарга кирәк. Укучылар ата-аналарын, туганнарын, күршеләрен һәм башка өлкәннәрне шушы сайт белән таныштыра, аларга өйләреннән чыкмый гына фатир, ут, су, газ һәм штрафларны түләргә өйрәтә. Тырышлыгы өчен укучыларга баллар языла. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта бәйгедә барлыгы 236 мең укучы катнаша.

«IT-чемпион» конкурсының икенче этабы 1 июнь көнне башланып киткән иде. Республиканың иң актив укучылары җәйге яллар вакытында да баллар туплау белән мәшгуль булды. Шулай итеп, Буадагы тантанада безнең районнан иң күп балл туплаган 3 мәктәп укучысы: Инзиля Хәкимова, Яңа Кәкерле төп мәктәбе, Дилә Закирова, Яңа Кәкерле төп мәктәбе һәм Эльза Цыфаркина, Уби урта мәктәбе iPad планшетлары белән бүләкләнделәр.

Бәйгенең 3нче этабы башланды, ул 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук, иҗади укучылар арасында "Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" дигән аерым номинация буенча да конкурс дәвам итә. Монда мәгълүмати ресурсны тагын да камилләштерү өчен өр-яңа креатив идеяләр тәкъдим итү кирәк. Иҗади эшләрне кабул итү исә 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ITЧемпион