Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район комбайнчылары уракка керешергә әзер

Әлеге билгеләмәне район буенча үткән "Комбайннар парады"нда куйдылар.

Комбайннар парады районның өч кусты: Иске Чокалы, Матак, Уби авыл җирлекләре территориясендә үтте. Уракта катнашачак 60 комбайнның 60ы да махсус япмалар аша чыгарылып, бөртек коелырдай урыннары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән комиссия тарафыннан тикшерелде. Кимчелекләр ачыкланган очракта аларны тиз арада төзәтү юллары күрсәтелде. Үзләренә беркетелгән техниканы аеруча тырышып, сыйфатлы итеп уракка әзерләгән комбайнчыларга Мактау Грамоталары, акчалата призлар тапшырылды.

Әлеге чарага карата фикерләр

Александр Шадриков, Чүпрәле районы башлыгы:

Комбайннар парадын үткәрү- урак алдыннан механизаторлар, белгечләр белән бергәләп җыелып, киңәш-табыш итеп алу, алда торган бурычларны билгеләү дә. Ә бүген безнең алда торган бурыч-үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу. Яз башланганнан бирле без чәчүлекләрне кабул итү, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү агрегатларын, азык әзерләү техникасын карап тикшерү кебек чаралар уздырдык. Комбайннар парадында да инде шул ук, санап үтелгән компанияләрдә катнашкан егетләр, таныш йөзләр. Алар кулында бүген уңыш язмышы. Ышанам, үз җирен яраткан, тырышып хезмәт иткән мондый кадрларыбыз булганда урып-җыюны да уңышлы башкарып чыгачакбыз.

Исламетдин Низамов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

-Корылыклы ел уңышка үз төзәтмәләрен кертте- игеннең сабагы кыска булып үсте. Соңгы вакытларда күзәтелгән җилле яңгырлар иген кырларында ашлыкның егылуына да китерде. Шуңа да комбайннарның уру агрегатларына махсус җайланмалар кую буенча рекомендацияләр бирелде. Парад әлеге рекомендацияләрнең ни дәрәҗәдә үтәлешен дә күрсәтте. Җыелачак уңыш, беренче чиратта, хуҗалыклар икътисадының нигезе. Үз хуҗалыкларын үстерүне максат иткәннәр, билгеле инде, мондый чараларга да бармак аша гына карамый, җитди әзерләнә.

Барис Гафуров, "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе:

-Комбайннар парадын үткәрү совет елларыннан ук килә. Кирәк чара дип исәплим. Чөнки кешедә алдынгы буласы килү, кеше алдында ким-хур булмау теләге дә бар бит әле. Механизатор шуннан чыгып кына булса да, үз агрегатын сыйфатлы итеп уракка әзерли, дип саныйм. Без инде комбайннар парадын, иң башлап, хуҗалык буенча үткәрдек. Булган кимчелекләрне төзәтеп, район буенча үткәрелә торган парадка тулы әзерлек белән килдек. Комбайн-машина паркыбыз уракка керешергә бүгеннән әзер. Шушы көннәрдә хуҗалыкка тагын бер яңа комбайн да кайтып җитте.

Фәрит Мөдәррисов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы генераль директоры:

-Агрофирмада комбайннар, чагыштырмача, яңа. Әмма аларны тикшереп кырга чыгару кирәк. Без инде агрофирмада, элеккеге традицияне яңартып, ветераннар, хисапчыларны кертеп сыйфат комиссиясе дә төзедек. Алар урак барышында теләсә нинди агрегат янына килеп, аның ничек эшләвен, югалтуларга юл кую-куелмавын тикшерә алачаклар.

Р.S. Матак кустындагы комбайннар парады агрофирма буенча үткән семинар-киңәшмә белән параллель рәвештә барды. Кырга комбайннар гына түгел, агрофирманың барлык техникасы чыгарып төзелгән иде. Һәм, әйтергә кирәк, игътибарны җәлеп итәрлек, күзгә бәрелерлек куәтле, заманча машина-трактор паркы!

Семинарчылар быел беренче тапкыр гына чәчелгән соя культурасын карадылар, белгечләрнең корылыклы шартларда туфракта дым саклауның заманча методларны куллану буенча киңәшләрен тыңладылар. Чарада, шулай ук, механизаторларның хезмәтенә түләү шартлары да тикшерелде. Көннең икенче өлешендә семинар-киңәшмә район мәдәният йортында дәвам итте. Анда "Ак Барс" холдингның генераль директоры Иван Егоров, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев