Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район йөзе калды чистарып

Республикада санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык дәвам итә. Аның кысаларында үткән шимбә районкүләм җыештыру өмәсе үтте.

Районны, авылларыбызны гүзәл, чиста тоту-шунда гомер итүчеләрнең төп бурычы булып тора. Моның шулай икәнлеген һәм һәр яз саен санитар чистарту икеайлыгы -әһәмиятле чара булуын аңлаган район халкы, оешма, предприятие хезмәткәрләре шимбә көнне тырма, себеркеләр алып, хезмәт урыннарындагы территорияләрне, шулай ук, үзләренә беркетелгән урыннарны тәртипкә китерүдә үз өлешен кертте. Тирә-як таралды, чүп-чар җыештырылды, агач-куаклар, юл буйлары буялды. Шулай итеп, район территориясе кыш буе җыелган чүп-чардан арынып, "җиңел сулап" калды.

Район башкарма комитеты кабул иткән карар нигезендә, икеайлык барышында тагын да зур күләмле эшләрне үткәрү күздә тотыла. Шуларның иң әһәмиятлесе булып, куаклар утырту торачак. Бүгенге көндә авыл җирлекләре тарафыннан яшелләндерү урыннары билгеләнә. Майның икенче атнасына кадәр районда барлыгы 5000 данә яшь үсенте үз "урыннарын" алыр дип көтелә. Шулай ук, авылларда бердәм рәвештә зиратларны чистарту кебек мөһим һәм изге эшләр башкарыла.

Реклама

Каты көнкүреш калдыкларын түгүне оештыру максатыннан районда тагын 8 урында контейнерлар мәйданчыгы төзү, төзекләндерү һәм 90 данә чүп контейнерларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Моннан тыш, урамдагы ут баганалары, территория корылмаларын буяу, сквер, парк, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү кебек эшләр-саный китсәң, бихисап. Бер сүз белән әйткәндә, "Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми". Ә иң мөһиме эшнең нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өмә