Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсионерлар компьютерда өйрәнә

Әлеге проект кысаларында район үзәгендә яшәүче пенсионерлар өчен 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә компьютерда өйрәнү буенча 72 сәгатьлек уку курслары эшли.

Төркемдә 21 кеше. Укулар үткән елның декабрь урталарында ук башланган. Кайбер "студент" ларның яше җитмешне үк узып китүгә дә карамастан, дәресне берәү дә калдырмый, билгеләнгән вакытта парта артына килеп утыра. -Чыннан да укучыларыбыз бик тәртипле, һәр биремне отып калырга тырышалар, конспект язалар, өстәмә сораулар да бирәләр,- ди курслар буенча дәрес алып баручы Гөлнара Якуповна. Әйе, без бүген фән- техника заманының иң алга киткән бер чорында яшибез. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Минниханов республика пенсионерларын компьютер нигезләренә өйрәтүне бурыч итеп куйды. Киләчәктә дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә башкаруны күз уңында тоткан әлеге проект пенсионерлар арасында киң яклау тапты. -Укулар түләүсез оештырылды, дәресләр атнаның ике көнендә- безнең өчен бик уңайлы вакытта үткәрелә, укытучыбызга да рәхмәт,- ди Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов. Әйе, хәзерге заманда аралашу һәм, гомумән, тормыш өчен интернет кирәк. Аннан өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең күңелләренә ятышлы шөгыль таба алалар, аралашу, сәламәтлекләрен кайгырту, кул эшләре, түгәрәкләргә һәм экскурсияләргә бару мөмкинлекләре дә бар. Ә әлегә пенсионерлар дәрес барышында компьютер турында башлангыч күнекмә генә алалар, текст җыярга, хаталар төзәтергә өйрәнәләр. Бүгенге тормыш таләбе катгый, өйдән чыкмыйча гына электрон тәртиптә торак коммуналь хуҗалыклары хезмәтләре өчен исәп- хисап ясау, табибка күренергә язылу һәм башкалар... компьютер аша гына башкарылачак. Шуңа күрә компьютер белән "син" дип сөйләшергә өйрәнү барыбыз өчен дә мәслихәт. Хәзер Россиянең күп кенә эре шәһәрләрендә интернет- клублар эшли башлады. Аларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер белән ничек эш итү серләренә өйрәтүгә чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект "интернетдолголетие"