Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Печән әзерләү дәвам итә

Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе эшләрнең туктап торасы юк. Язгы чәчү тәмамланырга да өлгермәде, тигез шытымнар биргән чәчүлек мәйданнар тәрбияләү, шул ук вакытта кышкы чорга малларга печән әзерләү вакыты килеп җитте.

Район хуҗалыкларында, җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында бүгенге көндә барлык язгы культураларны чәчү төгәлләнде. Хәзерге вакытта җәмгыятьләрдә чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы гербицидлар һәм химик препаратлар белән эшкәртү эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26000 гектар мәйдандагы чәчүлекләр чүп үләннәренә, 5000 гектардагы мәйданнар корткычларга каршы эшкәртелгән. 1800 гектардагы чәчелгән мәйданнар шытымнар чыкканнан соң, 900 гектардагы чәчелгән, әмма әлегә шытымнары чыкмаган мәйданнар тырмаланган. Шул ук вакытта район буенча 12400 гектар мәйдандагы сабан ашлыклары чәчүлекләренә өстәмә сый-ашлама кертү эшләре дә дәвам итә. Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар чәчүлек мәйданнарга кертелгән ашламаның җиргә сеңүенә һәм үсемлекләрнең үзләштерүенә уңай йогынты ясады. Шулай да тынычланырга әле иртәрәк, чөнки һава торышын белдерүчеләр алда безне коры һәм эссе җәй көтәчәген фаразлыйлар. Шуңа да һава торышының уңай булуыннан файдаланып, эссе һәм коры көннәр башланганчы, чәчүлек мәйданнарны чүп үләннәренә, коткычларга каршы эшкәртү, ашлама кертү эшләрен тәмамлау авыл хуҗалыгы өлкәсендә беренчел бурыч булып тора. Белгечләр раславынча, җиләс коры, эссе көннәрдә көн саен бер гектар җирдән 30-40 тонна дым парга әйләнеп юкка чыга икән. Шуңа да әлеге эшне тизләтү мәслихәт.

Реклама

Алда саналган эшләр белән беррәттән, район хуҗалыклары хезмәтчәннәре терлек азыгы-печән әзерләүгә дә керештеләр. Бүгенге көндә район буенча 300 гектар мәйдандагы печәннәр чабылып, рулоннарга прессланып, 52 тонна әзерләнеп куелган. Яшел массага һәм сенажга 20 гектар мәйдандагы печәннәр чабылган. Хәзерге вакытта "Цильна", "Азык -Чүпрәле" җәмгыятенең "Ирек" һәм "Дементьев" филиаллары, "Шәйморза", "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре малларга яшел масса тапатуга кереште-ләр. "Цильна", "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу, Каракитә, Матак, Яңа Ишле филиалларында кышкы чорга терлек азыгы-печән чабу һәм рулонлап кую эшләре тулы куәтенә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән вакыты

2
X